Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 06:05

Казан консерваториясендә композитор Фасил Әхмәтовның 80 еллыгы искә алынды


21 октябрьдә Казан консерваториясенең кече залында композитор Фасил Әхмәтовның 80 еллыгы уңаеннан тыйнак кына искә алу кичәсе узды. Анда катнашучы сәнгать әһелләре күренекле композиторны дәүләт дәрәҗәсендә зурлап искә алырга кирәклеген әйтте.

“Бүгенге кичә татар моңын аккош юлына күтәрүче күренекле композитор Фасил Әхмәтовка багышлана”, дигән сүзләр белән ачылды әлеге чара. Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең кече залында үткән искә алу кичәсендә композиторның төрле елларда иҗат иткән әсәрләре яңгырады. Аларны Эльмир Низамов, Гүзәл Җиһанша, Базарбай Бикәнтәев, Руслан Габдрәфыйков, Айгөл Гардисламова башкарды.

Килгән халык саны күп түгел иде. Күбесе – өлкәннәр. Фасил Әхмәтовның әсәрләре яңгыраганда алар елады, күз яшьләрен сөртә-сөртә башкаручыларны алкышларга күмде.

Композиторның иҗатташ дусты, халык артисты Рафаэль Сәхәбиев Фасил Әхмәтов белән 1971 елдан бирле танышлыгын әйтеп, “До нашей эры”, дип шаярттып сүзен дәвам иттерде.

“Җырчыларга гармония фәнен укыта иде. Шулчак бер-беребезне белдек тә инде”, диде һәм композитор истәлегенә аның җырын башкарды.

Искә алу кичәсендә Фасил Әхмәтовны төрле яктан ачырга тырыштылар. Татарстанның Дәүләт шурасы депутаты, шагыйрь Разил Вәлиев аны якын-тирәдәге барча кешенең күңелен күрүче, кәефен күтәрүче шәхес буларак искә алды.

“Разил сәлам, мин сине кояшлы көн белән котлыйм!” дип, иртән үк шалтыратып, кәефне күтәрә иде. Кешегә рух, яхшы кәеф бирүгә атлыгып торды. Сагынабыз. Моңсу. Әрнеп тә утырам. Ни өчен дисәгез, әгәр башка халыкның Фасил кебек композиторы булса, дәүләт эшлеклеләрен чакырып, зур залларда үткәрерләр иде әлеге искә алу кичәсен. Берничә көн элек Франциядә булдым. Париждагы Русиянең мәдәният үзәгендә шулхәтле зурлап Равил Бохараев кичәсен үткәрделәр. Анда Петербурдан, Казаннан килгән татар җырчылары чыгыш ясады. Французлар татар җырларын шул хәтле алкышларга күмеп, хөрмәт белән тыңлады! Безгә дөньяда мөнәсәбәт начар түгел, әмма үзебезнең асыл затларыбызның кадерен белергә өйрәнер вакыт җиткәндер!”, диде Разил Вәлиев.

Казан дәүләт консерваториясе доценты, кичәне оештырган Гүзәл Сәгыйтова да Разил әфәнде сүзләре белән килешүен белдерде. Ул да татарның бөек шәхесләрен зурлап искә алу яклы һәм бу чара да моңа этәргеч буларак эшләнелгән.

“Казан дәүләт консерваториясендә татар теле юк, ул татар мәдәниятеннән ваз кичте", дигән фикерләр яңгырый. Фасил Әхмәтовка багышланган бу кичә шушы сүзләргә җавап. Татар теле дә, әдәбияты да бар. Студентлар татар композиторларының әсәрләрен өйрәнә. Бәлки ул, чыннан да, җитәрлек дәрәҗәдә түгелдер. Фасил Әхмәтов кебек композиторларның (алар бармак белән генә санарлык) иҗатын ераккарак яңгыратасы иде! Разил Вәлиев сүзләренә кушылып әйтәм, опера театры, Зур концерт залында истәлекле кичәләр оештырылсын, композиторларның камера-инструменталь, симфоник әсәрләре дә яңгырасын иде”, ди Гүзәл.

* * * *

Фасил Әхмәт улы Әхмәтов 1935 елның 23 маенда Татарстанның Кукмара районы Салтык-Ерыклы авылында туа. Әтисенең кечкенә генә тальян гармуны аны зур юлга алып чыга. 1952 елда Казан музыка училищесының халык уен кораллары бүлегендә укый. Бер үк вакытта теория һәм композиция бүлегендә белем ала. Консерваториядә укуын композиция юнәлешендә дәвам итә.

1950 еллар ахырында радио-телевидениедә аның җыр һәм романслары яңгырый башлый. Студентлык чорында язылган фортепьяно өчен сонатинасы белгечләр тарафыннан татар музыкасында яңалык итеп билгеләнә. Аеручы беренче кыллы квартеты шөһрәт казана. Бу әсәр, мәшһүр Бородин исемендәге кыллы квартет репетуарына кереп, дөньяны әйләнеп чыга.

Консерваторияне тәмамлагач, композитор Татарстан радиосының музыкаль тапшырулар редакциясендә мөхәррир булып эшли. Соңрак укуын аспирантурада дәвам итә, параллель рәвештә консерваториядә укыта.

1975 елда Фасил Әхмәтовны Татарстан китап нәшриятына музыкаль мөхәррир итеп чакыралар. Шул елны “Фәрит Яруллин истәлегенә” багышланган симфоник поэмасы өчен ул, Русиядә беренчеләрдән булып, Михаил Глинка исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. Шунан соң “Адажио”, “Казан симфониясе”, “Фортепьяно һәм сифоник оркестр өчен концерт” кебек күләмле, катлаулы әсәрләр яза.

Ул елларда композитор театр белән дә мавыга, дистәләгән спектакльләр өчен музыка иҗат итә. 1988 елда Фасил Әхмәтовка соңгы еллардагы әсәрләре, “Казан симфониясе” һәм “Мин гармун булсам иде” исемле җырлар җыентыгы өчен Татарстанның Тукай исемендәге дәүләт бүләге бирелә.

Татар музыка сәнгатен үстерүдәге зур хезмәтләрен искә алып, соңрак композиторга Русиянең һәм Татарстанның халык артисты, РСФСР һәм ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исемнәр бирелә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG