Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хастаханә Казанда яшәүче авыруга 30 мең сум түләячәк


Казанның Республика клиник хастаханәсе Наталья Устиновага операция соң ясалганы өчен 30 мең сум компенсация түләячәк.

Татарстан Югары мәхкәмәсе авыру Наталья Устиновага рухи зыян өчен 30 мең сум түләргә дигән карар чыгарды. Идел буе районы мәхкәмәсе зуррак компенсация карарын кабул иткән иде, дип хәбәр итә Казан хокук яклау үзәге.

2013 ел башында Казанда яшәүче Устинова берничә мәртәбә клиник хастаханәнең травматология бүлегенә мөрәҗәгать иткән булган. Аның аягында сынган өч сөяге дөрес ялганмаган булган. 26 ноябрь операция ясалган. "Ак барс – Мед" иминият ширкәте табиблар эшендә хаталар тапкан. Мәхкәмәдә узган медицина тикшерүе нәтиҗәсендә хаталар булганы расланган. Авыру хатын рухи зыян өчен 200 мең сум сораган булган. Аның урынына түләнәчәк 30 меңнең 20 меңе рухи зыян өчен, 10 меңе кулланучылар хокукын бозу кануны нигезендә түләнә.

XS
SM
MD
LG