Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Чит ил агентлары" оешмаларының кайберләре президенттан грант алды


Президент грантына "Мемориал", "Кеше хокуклары өчен", "Петербурдагы солдат аналары" комитеты ия булды.

Русиядә "чит ил агентлары" исемлегенә кертелгән хөкүмәттән бәйсез берничә оешма президент грантларына ия булды. "Мемориал" кеше хокуклары үзәге качаклар һәм мигрантлар, ватандашлыгы булмаган кешеләргә бушка юридик ярдәм күрсәтү өчен 6 млн, "Кеше хокуклары өчен" хәрәкәте хезмәт кануны үтәлешен күзәтү, төрмәләрдә Иҗтимагый күзәтү комиссияләренең эшенә ярдәмне оештыру өчен 5 млн, "Петербурдагы солдат аналары" комитеты 2 млн 700 мең сум алачак. Солдат аналарына акча "Русия армиясендә хокуклар турында белем бирү, хокуклар торышын күзәтү, хәрбиләргә юридик, рухи һәм социаль ярдәм күрсәтү өчен бирелә.

"Мемориал" хокук яклау үзәгенең Коми республикасындагы бүлеге кичә ябылды. Хокук яклаучылар үзләрен "чит ил агентлары" исемлегеннән алу өчен мәхкәмә эшен оттырды. Үзәктә даими уздырылган тикшерүләр, хокук яклаучыларга төрле киртәләр тудыру аларның үз эшен дәвам итә алмавына китерде, дип белдерде Коми хокук яклаучылары.

XS
SM
MD
LG