Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дәрвишләр бистәсендәге балалар йортын прокуратура тикшерә


Казанның Дәрвишләр бистәсендәге акылга зәгыйфь балалар йортына памперслар җитми дигән хәбәрдән соң, Казан хокук яклау үзәге тикшерүне сорап Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйковка мөрәҗәгать иткән иде.

Дәрвишләр балалар йортын тикшерү узган атнада Казан хокук яклау үзәге мөрәҗәгатеннән соң башлады. Октябрь башында 210 авыру бала тәрбияләнгән йортта памперслар җитми дигән хәбәр таралды.

Балалар йорты мөдире Владимир Бахмуров Азатлык белән әңгәмәдә бу шау-шуны суытырга тырышты, проблемнарны дәүләт ярдәме белән чишеп барулары турында сөйләде.

"Соңгы арада гына берникадәр авырлыклар туып алды, подгузниклар тоткарлык белән килделәр. Министрлык тәэмин итүдән тыш, без балаларга кирәк-яракларны үзебез дә сатып алабыз. Һәр сабыйга дәүләт тарафыннан пенсия дә каралган (6-7 мең тирәсе, күләме группалардан тора). Бала акчалары нык контрольдә", ди Бахмуров.

Казан хокук яклау үзәге белгечләре балаларга кирәк-яракларның аларның пенсиясеннән түгел, ә хөкүмәт бүлгән акчага алынырга тиешлеген белдереп, прокуратураның пенсия акчаларының ничек тотылуын тикшерергә чакырды.

2013 елда Дәрвишләр балалар йортында эчәк кизүеннән ике бала үлде, 30лап бала хастаханәдә ятып чыкты. Ул чакта Татарстандагы Роспотребнадзор башлыгы, "инфекцияне бакчада эшләүче өлкәннәр алып кергән булырга мөмкин", дигән иде. Бер шәфкать туташы гигиена һәм чисталык нормаларын бозу өчен 100 сәгать мәҗбүри эшкә хөкем ителгән иде.

XS
SM
MD
LG