Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 14:36

Медиада ислам: "Ислам дәүләте", PR һәм гайбәт


"Ислам һәм медиа" түгәрәк өстәле

"Ислам һәм медиа" түгәрәк өстәле

Казанда “Ислам һәм медиа” дигән темага түгәрәк өстәл сөйләшүе узды. Фикер алышуда катнашкан журналистлар татар артык толерант, ә урыс артык масая, ди.

“Ислам һәм медиа” түгәрәк өстәлен КФУның исламият һәм ислам мәгарифен үстерү ресурслар үзәге уздырды. Әлеге үзәк университетның халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм шәркыять институтына карый.

Фикер алышуга Татарстанның төп гаммәви мәгълүмат чараларында эшләүчеләр чакырылган булса да, килүчеләр күп булмады. Студентлардан тыш “Безнең гәҗит” газеты баш мөхәррире Илфат Фәйзрахманов, “Ватаным Татарстан” газетының сәясәт һәм дин бүлеге мөхәррире Рәшит Минһаҗ, КФУның социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институты доценты Айгөл Гыйльманова бар иде. Түгәрәк өстәл сөйләшүен Русия ислам институтының һуманитар фәннәр кафедрасы доценты Резедә Сафиуллина алып барды.

Ислам темасы – татар теле өстенлек иткән сирәк даирәләрнең берсе

Сөйләшүне башлап җибәргән Резедә Сафиуллина аралашу татарча да, урысча да барачак дип кисәтеп куйса да, чыгыш ясаучыларның күбесе фикерләрен татар телендә бәян итте. Һәм бу гайре табигый: “Дин һәм милли үзенчәлек темасына без ана телендә сөйләргә күнеккәнбез, ислам – татар теле өстенлек иткән сирәк даирәләрнең берсе” дип аңлатты Сафиуллина.

Дин һәм милли үзенчәлек темасына без ана телендә сөйләргә күнеккәнбез

Бүген Татарстанда тулы бер дини мәгариф системы эшли. Мәчет каршындагы төрле дини курслар бу системның башлангыч өлеше булса, мәдрәсәләр дини мәгарифнең урта өлешен тәшкил итә (республикада барлыгы тугыз мәдрәсә эшли). Русия ислам институты белән Казан ислам университеты исә әлеге системның югары өлешен хасил итә. Сафиуллина сүзләренчә, иң зур проблемнарның берсе – “үзебезнең дини интеллектуаль фикер ияләрен булдыру” һәм “исламны дөрес итеп яктырта белүче журналистларны әзерләү”.

Резедә Сафиуллина

Резедә Сафиуллина

"Муса Бигиев, Шиһабетдин Мәрҗани, Габденнасыйр Курсави, Ризаэтдин Фәхретдиннәрне беләбез. Аларның хезмәтләрен башка мөселман илләрендә өйрәнәләр. Тик бүген андый зур фикер ияләре юк. Ә дәүләт максат куя: Русия исламына кагылышлы мәсьәләләрне чишә белүче белгечләр тәрбияләү мәслихәт. Бу бик авыр, әлбәттә, чөнки мәгариф традициясе формалашыр өчен, берничә буынның алмашынуы кирәк", диде Резедә Сафиуллина.

Төп бурыч - исламны дөрес итеп яктырта белүче журналистлар әзерләү

Бер яктан, хәзер Бигиевләр кебек олы фикер ияләре булмаса, икенче яктан, исламны дөрес аңлата алучы журналистларга да кытлык зур. Сафиуллина шәхси тәҗрибәсе турында да сөйләде: “Танышларым арасында татар темаларына язучы гаҗәеп профессионал, оста каләм ияләре бар, әмма алар да “Без ислам турында язарга кыймыйбыз” дип ислам хакында язудан баш тарта”.

Шуннан соң ислам белән бәйле темалар барланды. Бактың исә, мәгълүмат чараларында ислам турында чыккан материалларның барысын диярлек түбәндәге өч төркемнең берсенә кертергә мөмкин:

1. “Ислам дәүләте” төркеме, террорчылык, экстремизм.

2. Дини оешмаларның матбугат хезмәтләре тарата торган хәбәрләр – ул гадәттә хисап яки PR рәвешендә була һәм зур аудиториянең игътибарын җәлеп итми.

3. Хосусый матбугатка вакчыллык хас: дини темага язылган материалларда хәтта гайбәт тә очрарга мөмкин.

Муллалар кызык түгел

“Безнең гәҗит”нең баш мөхәррире Илфат Фәйзрахманов үзенең чыгышын “Бездә цензура юк, фәкать дини биттә генә цензура бар” дигән сүзләр белән башлап җибәрде.

Илфат Фәйзрахманов

Илфат Фәйзрахманов

"Дини яссылык – үтә дә нечкә урын, шуңа да, дин темаларына язганда гаять сак булу зарур. Безнең матбугатта дини мәсьәләләргә дөньяви күзлектән карау юк. Безнең журналистлар йә инде намазга баскан дини кешеләр өчен генә яза, йә, киресенчә, халыкны диннән биздерә. Иманлы тормышның нинди хикмәтле икәнен аңлатып эшли белмибез. Хәзрәтләребез дә ерак китмәгән. Кызыктыра, кызыксындыра белмиләр. Ни өчен безнең интеллигенция иманга тартылмый? Аптырыйсы юк! Хәзрәтләрнең дөньяви белемнәре җитми – аларны тыңлау кызык түгел," дип сөйләде Фәйзрахманов.

Толерантлыкны кем җимерә?

“Ватаным Татарстан” газетының сәясәт һәм дин бүлеге мөхәррире Рәшит Минһаҗ ислам белән правослау дине арасындагы каршылык турында сөйләде:

Рәшит Минһаҗ

Рәшит Минһаҗ

"Хәтер көне алдыннан “Раифский вестник” газетында “Крестовый поход Ивана Грозного” дигән мәкалә басылып чыкты. Анда Казанны алу дөрес булган, чөнки Казан күршеләрен талап яшәгән, урысларны урлап, аларны башка мөселман дәүләтләренә коллыкка саткан дигән сүзләр бар. Моны ничек аңларга? Безнең Шәймиевләр Раифа монастырен төзекләндерүгә акча бүлеп биргән, ә алар “тәре явы” категорияләре белән фикер йөртә. Татар җәмәгатьчелеге бу мәкаләгә ничек җавап бирергә тиеш? Һаман толерант булып кына ятып булмый бит.

Алга таба Минһаҗ митрополит Феофанның Казанда Гермогенга һәйкәл куярга кирәк дигән тәкъдименә тукталып китте (Гермоген – Казанның беренче митрополиты – ред.).

"Яхшы, аңа һәйкәл була, ди. Ә бит Сөембикә, Олуг Мөхәммәдкә һәйкәлләр һаман юк! Үзебез толерантлык дип сөйлибез, ә кемдер аны җимерергә тырыша..." диде Рәшит Минһаҗ.

Аның сүзен дәвам итеп, Илфат Фәйзрахманов “Безнең гәҗит”тә булган хәлләрне бәян итте: "Берничә ел элек керәшеннәр өчен махсус сәхифә башлаган идек. Аннары ул белгечләр җитмәү аркасында тукталып калды. Безнең мөселман әби-бабайлардан исә ачулы хатлар килде: ничек инде, татар газетында христиан динен аңлатып ятасыз дип шау-гөр килделәр. Иманлы кеше иманлы булырга тиеш. Үзебезнең халыкта да башкаларга карата хөрмәт булырга тиеш.

Эшләгән эшне күрсәтә белү

КФУның социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институты доценты Айгөл Гыйльманова мөселман оешмаларында эшләүчеләр өчен PR нечкәлекләрен, җәмәгатьчелек белән элемтәгә керү үзенчәлекләрен аңлатучы курслар оештырган. Аның сүзләренчә, мөселманнар үзләре турында үзләре сөйли белергә тиеш.

Мөселманнар үзләре турында үзләре сөйли белергә тиеш

"Теләсә кайсы мәгълүмат чарасы билгеле кануннар белән эш итә. Менә шушы кануннарны истә тотып эшләсәләр, мөселман оешмаларына игътибар бермә бер артачак. Мөселманнар үзләре ислам дине хакында уңай тәэсир тудырырга тиешле. Яхшы яңалыкларны тамчы-тамчы җиткерә белү мәслихәт. Тыйнак булып кына, тик ятарга һич ярамый. Әйтик, Казакъстан президенты Нурсолтан Назарбаев Владимир Путинга “Ислам террорчылыкка каршы” дигән форум үткәрергә тәкъдим итте. Әлбәттә инде, мәгълүмат чаралары әлеге җыенны кызыксынып яктыртачак, чөнки ул күп кешегә, зур аудиториягә кызыклы", дип сөйләде Гыйльманова.

Түгәрәк өстәлгә нәтиҗә ясап, Резедә Сафиуллина ислам турында язучы журналистларның осталыгын арттыруның һаман да көн кадагындагы мәсьәлә булып калганын ассызыклады. Исламият һәм ислам мәгарифен үстерү ресурслар үзәге күп серияле документаль фильм төшерә башлаган икән. Ул “Ислам у татар” (“Татарларда ислам”) дип атала. Беренче ике сериясен ноябрь аенда киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итәргә җыеналар.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG