Accessibility links

Казанда туризм форумында "халык чит илләрдән арыды" диелде


Казанда 22-24 октябрь көннәрендә Халыкара туризм форумы бара. Казан Русиянең "өченче туристик башкаласы" исеменә дәгъва итә.

Русия халкы авыр икътисади вазгыятькә карамастан сәяхәт итүдән туктамаячак, диде кичә Казанда ачылган туризм форумында Ростуризм башлыгы урынбасары Сергей Корнеев. Кайберләрнең "чит илләрдән аруын" билгеләп ул, Русиянең үзендә туризм үсәчәген фаразлады, дип яза Коммерсант.

Өченче халыкара туризм форумына төрле илләрдән 800ләп кеше килде. Аның ачылышында катнашкан Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, республикада 2014 елда 2.5 миллион турист булып киткәнен белдерде. Моңа Болгарның ЮНЕСКО исемлегенә кертелүе һәм Казанда зур спорт чараларының үтүе ярдәм иткән. Корнеев Татарстан җитәкчелеген туристларны "җәлеп итә белүләре өчен" мактады. Форум 24 октябрь тәмамлана.

XS
SM
MD
LG