Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 20:52

Камалда дүрт артистлы “Хафалы биюләр” күрсәтелә


25 октябрьдә Казандагы Камал театрының кече сәхнәсендә Салават Юзеевның "Хафалы биюләр" спектакленең премьерасы уза. Спектакль премьера алдыннан каршылыклы фикерләр тудырды. Сәхнәдә дүрт артистның байлар һәм ярлылар фәлсәфәсен күрсәтүен камаллар үз-үзләренә тәнкыйть күзлегеннән карады.

Сюжет беренче карашка гади күренә – игълан белән чакырылган, бер-берсен бөтенләй диярлек белмәгән түрәләр өчен күңел ачу оештыручы өч ир-ат түрәләргә, йә булмаса, эшкуарларга, сәясәтчеләргә мәҗлес оештыралар. Геройлар үз “һөнәрләренең” үзенчәлекләре, кино, хатын-кызлар турында гәп саталар. Соңрак аларга чакыру белән махсус килгән биюче кыз да кушыла…

Дүрт артист байлар һәм ярлылар фәлсәфәсен күрсәтә

Салават Юзеев пьесасы нигезендә куелачак спектакльдә нибары дүрт актер катнашуы алдан караучылар өчен кызык һәм сәер тоелды. Чөнки сәхнәдә җәмгыять өчен катлаулы һәм актуаль проблем күтәрелә – байларга, түрәләргә ярарга тырышып, аларга хезмәт итеп, үз ирегеңнән мәхрүм булу. Әлеге фәлсәфи фикерне Атабай ролен башкаручы Наил Дунаев, Руфин – Илдус Габдрахманов, Раянны уйнаучы Алмаз Гәрәев һәм биюче кыз – Айгөл Миңнуллина җиткерергә тырыштылар.

Вакыйгалар кыя янында байлар ял итәр өчен махсус корылган чатыр артында бара. Пьесаның геройлары – үзләренең хуҗаларына ярый алмаудан куркучы, теләсә-кайсы вакытта кызып китәргә әзер торган хезмәтчеләр. Тик бу халәттән котылу юлы да бар – ул биек кыя.

Камал театрының әдәби бүлек мөдире, театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов әйтүенчә, Юзеевның әлеге пьесасы метафора, цитата, аллюзияләргә бай.

“Хезмәтче – хезмәт итүче генә түгел, аерым тормыш фәлсәфәсен җиткерүче дә. Биюче кыз да гади генә кыз түгел, ул – язмыш, фатум, хыял... Пьесада иҗтимагый сатира беренче булып күзгә ташлана һәм ул кайбер урыннарда үстерелә, арттырыла. Ләкин автор иҗтимагый гаделсезлек белән артык мавыкмый – үзсүзле, узынган “кинәтбайлар” бары тик фон гына. Пьесаның төп фикере - кешенең гомер буе сайлау шартында яшәве: йә үзеңне югалтасың, яки ирекле буласың”, ди ул.

Камаллар фикеренчә, әлеге пьеса аларны төгәл генә җавапларның булмавы, бай характерлар һәм образларның күпкатламлыгы белән җәлеп итә.

“Пьесаны һәм артистларны сайларга миңа Фәрит Бикчәнтәев ярдәм итте. Ул спектакльнең сәнгать җитәкчесе дә. Спектакелемдә бу тормышта дөрес адым ясауның кеше өчен ни дәрәҗәдә мөһим икәнлеген ассызыкларга теләдем. Кешенең һәрвакыт сайлау мөмкинлеге бар. Тик әлеге мөмкинлеккә без бик җиңел карыйбыз, үзебез сайлаган адымның ахыры ни белән бетәчәге хакында уйлап та карамыйбыз”, ди режиссер Рамил Гәрәев.

Ни өчен Салават Юзеев “Хафалы биюләр”не Камалга бирә?

Спектакльнең авторы Салават Юзеев сүзләренчә, пьесада байларның начар якларын күрсәтү максаты куелмаган, киресенчә бер байга ул үз исемен дә биргән, пьесада мин хезмәтчеләрнең тормышларын сурәтләргә тырыштым, ди ул. Ни өчен әсәрне Камал театрына бирергә булдыгыз дигәч, Салават Юзеев: “Камал театры ут белән уйнарга ярата (любит рисковать) һәм ут белән уйнарлыгы да бар аның”, дип белдерде.

Спектакль артистлары пьесаның фәлсәфәсен җиткерер өчен акробатик номерлар да башкарды. Биюче кыз белән хезмәтче егет бер-берсе белән, төшләрендә булса да, ирек хисен татып карау өчен биек кыялар өстендә очтылар.

“Хафалы биюләр”не алдан карауда тамашачылар арасында журналистлар да, Камал театры артистлары да булды. Аларның фикерләре икегә бүленде. Кемдер артистлар уйнавыннан рәхәтлек алып, куелган проблемны аңлап, тирән уй-фикерләргә бирелеп утырды, ә кемдер анда кимчелекләр күреп борчыды.

“Спектакль, чыннан да, көлдерә дә, елата да. Бик тә куркыныч һәм актуаль проблем күтәрелә – гади халыкның “өстәгеләргә” яраклашырга тырышып, аларга хезмәт итүе. Пьеса тирән фәлсәфәгә ия, ә актерлар үз эшләрен шәп һәм шул ук вакытта җидти итеп башкарды. Спектакль ахырында хезмәтчеләрнең иреккә ашкынулары һәм ахыр чиктә азат булулары минем күңел кылларыма үтеп керде”, ди халык артисты Наилә Гәрәева.

Спектакль татарча яңгыраячакмы?

Актерларның оста уйнавына карамыйча, спектакль барышында тел кимчелекләрен сизүчеләр дә табылды. Әдәбият белгечләре, тәнкыйтьчеләр пьесаны татар теленә тәрҗемә иткән вакытта бик күп төгәлсезлекләр килеп чыкканын, җөмлә төзелеше камил булмавын да сизеп алды. Режиссер әлеге хәлне рус вариантының әдәби телдә язылмавы белән аңлатты һәм шушы хәлне ачыграк күрсәтер өчен кайбер рус сүзләре кулланылуын әйтте. Камалларның өлкән буыны спектакльне тамашачыга күрсәтер алдыннан текстка яңадан зур игътибар юнәлтеп, кимчелекләрне төзәтергә һәм телне камилләштерергә тәкъдим итте.

Луара Шакирҗанова исә спектакльнең музыкаль яктан бизәлешенә игътибар юнәлтте. Ул спектакльдә Салаватның “Салкын чәе” белән беррәттән чит ил музыкасы, чит ил киноларындагы җырлар яңгыравына игътибар иткән. Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев моны спектакльдә күтәрелгән проблемның интернациональлеге белән аңлатты.

25 октябрьдә “Хафалы биюләр” Камалның кече сәхнәсендә кичке алтыда башлана. Театрның интернеттагы бите премьерага “билетлар юк” дип күрсәтә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG