Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада “Җанлы сүз” иҗат бәйгесенә йомгак ясалды


Яшь шагыйрәләрне Башкортстанның халык шагыйре Марат Кәримов котлый
Яшь шагыйрәләрне Башкортстанның халык шагыйре Марат Кәримов котлый

Башкортстан дәүләт университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы мәктәп укучылары арасында читтән торып “Җанлы сүз” иҗат бәйгесе уздырды.

Конкурска эшләр интернет аша кабул ителү сәбәпле, бәйге “читтән торып” дип аталды. 23 октябрьдә аңа йомгак ясау тантанасы узды. Чара Башкортстан дәүләт университетының актлар залында үтте. Башта татар бүлеге хакында кыска гына белешмә яңгырады. Аңа караганда, Башкортстанда татар белгечлеге югары белеме 1950 елда бирелә башлаган.

Тамашачылар
Тамашачылар

1958 елда анда татар теле һәм әдәбияты кафедрасы оештырылган. Туксанынчы елларга кадәр ул бердәнбер кафедра булган. Үзгәртеп кору җилләреннән соң Башкортстан педагогия, Стәрлетамак һәм Бөре педагогия институтларында да татар бүлекләре оештырыла. Шулай булуга карамастан, Башкортстан дәүләт университетының татар бүлеге иң абруйлы булып кала.

Башкортстан мәктәпләренең татар укучылары арасында узган әлеге иҗат бәйгесе татар бүлегенең иҗат көчләрен үстерүдәге эшчәнлеге хакында сөйли.

Татар бүлеге студентлары чыгышы
Татар бүлеге студентлары чыгышы

“Җанлы сүз” бәйгесе сигез номинациядә узды. Алар: “Шигырь”, “Хикәя”, “Әкият”, “Эссе”, “Нәсер”, “Тәнкыйть”, “Сценарий” һәм “Рәсем” номинацияләре. Башлангыч, урта һәм югары сыйныфлар арасында һәр номинациядә җиңүчеләр билгеләнде.

Бәйгегә барлыгы 26 районнан 210 укучыдан 300дән артык иҗади эш килгән. Аларны филология фәннәре кандидаты, доцент, шагыйрә Лилия Сәгыйдуллина, филология фәннәре кандидаты, доцент, шагыйрь Илдус Фазлетдинов һәм филология фәннәре кандидаты, доцент, публицист Рәүф Идрисовлар кергән абруйлы бәяләмә төркеме караган.

Конкурска иң күбе шигырьләр килгән. Барлыгы 90 укучыдан 200дән артык шигырь алынган. Аннан соң күпчелекне эсселар тәшкил итә.

Эссе жанрында җиңүчеләр
Эссе жанрында җиңүчеләр

Номинацияләрдә җиңүчеләргә бүләкләрне күренекле шагыйрьләр, язучылар, җәмәгатьчелек оешмалары җитәкчеләре тапшырды. Алар арасында Башкортстанның халык шагыйре Марат Кәримов, “Кызыл таң” нәшрият йорты җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Фаил Фәтхетдинов, яшь язучы Айдар Зәкиев һәм шагыйрә Ләйсән Якупова, Татарстанның Башкортстандагы вәкиле Альберт Максютов, Республика татар хатын-кызларының “Ак калфак” һәм “Сәхибҗамал” оешмалары рәисәләре Люция Вафина һәм Ләйсән Сираева, “Берлек” оешмасы җитәкчесе Рөстәм Гыйльметдинов һәм башкалар булды.

Филология фәннәре кандидаты, доцент, “Рамазан” төрки агарту оешмасы рәисе Марат Шәрипов иң сәләтле укучыларга “Сәләт” аланына юлламалар тапшырды. Бүләкләү Башкортстан дәүләт университетының татар бүлеге студентлары катнашында концерт номерлары белән үрелеп барды.

Чарадан соң бәйгене оештыручылар, бәяләмә төркеме әгъзалары һәм абруйлы кунаклар аңа йомгак ясады. Анда Башкортстанда әдәби алмаш үстерүдәге бу эш Әдәбият елында башкарылган иң зур эшләрнең берсе дип бәяләнде. Киләчәкте чараны даими үткәрергә, традициягә кертергә карар ителде.

Күмәкләп “Туган тел” җырын башкару мизгеле
Күмәкләп “Туган тел” җырын башкару мизгеле

Кафедрада филология фәннәре докторы, профессор, Башкортстанның халык язучысы Суфиян Поварисов, Татарстан һәм Башкортстанның халык җырчысы Марат Шәрипов, күренекле шагыйрьләр Лилия Сәгыйдуллина һәм Илдус Фазлетдиновның һәм башка сәләтле галимнәрнең хезмәт итүен искә алып, бакалавриатта укучы һәм студентлар арасында нәфис сүз, җыр-биюгә оста егет һәм кызларның күп булуы сәбәпле, чараны зуррак сарайларда да уздырып булуы билгеләнде. Анда әлеге бүлекне тәмамлаган Татарстанның һәм Башкортстанның халык җырчысы Фән Вәлиәхмәтов, күренекле композитор Ризван Хәкимов, Татарстанның атказанган артисты Айдар Габдинов һәм башка сәнгать әһелләрен, язучы һәм шагыйрьләрне дә чакыру кирәклеге әйтелде.

Бәйгедә катнашкан укучыларның иҗатын туплап китап чыгару, яшь иҗатчыларны үстерү өчен иҗат семинары уздыру һәм башка мәсьәләләр каралды. Башкортстан дәүләт университетының татар кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Алмаз Шәйхуловка шушы көннәрдә 70 яшь тулу сәбәпле, аңа тәбрикләү сүзләре дә әйтелде.

XS
SM
MD
LG