Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 13:12

Карагыз әле, җәмәгать. Балалы һәр гаилә, гадәттә, балаларының киләчәген уйлый, бала тугач та, бакчасын, әйбәтрәк мәктәбен, кайда укырга кертәсен кайгырта. Фатирлы­, өйле итәргә тырыша. Беренче компьютерын, машинасын алып бирергә дә булыша. Гомумән, баласының киләчәге өчен һәрьяклап һәртөрле эш эшли.

Әмма, никтер, балага фатир­, өй турында уйлап, төп йортыбызны онытып җибәрәбез кебек. Җир, табигать турында әйтүем. Нефть, ­газ, урманнар турында сөйләп тә тору кирәрмидер. Социаль челтәрдәге Башкорт оешмасы битендә ничәнче ай инде Торатау өчен көрәш бара. Алар ярдәме белән мин дә әлеге тауның хәл ителәчәк язмышын күзәтәм.

Моңарчы Стәрлетамакның Сода җәмгыяте Шахтауны йоткан иде инде, хәзер башка тауларга кул суза. Бу очракта компромисс юк, йә Сода эшеннән туктый, йә тагын бер шихансыз калабыз.

Нәрсә соң ул Стәрлетамак шиханнары? Алар бит 230 миллион еллык уникаль геологик комарткы булып исәпләнә. Күз алдына киләме? Бу бит ниндидер Мисыр пирамидалары түгел. Шиханда диңгез төбендә яшәүчеләрнең сөякләре сакланып калган, анда кораллар, брахиопод, гөмбәләр табып була.

Шиханнар бит кайчандыр диңгез төбендә яткан булган. Күз алдына киләме? Галимнәр шиханнарны ачык һавадагы музей, дип тә билгели. Анда, эзләнсәң, күп кызыклы нәрсәләр очратасың, диләр. Ә менә тау итәгендәге үсемлекләр Кызыл китапка кертелгән икән. Кызык кына килеп чыга, үсемлекләр Кызыл китапта, ә аларны үстергән тауга куркыныч яный.

Шушындый табигать комарткыларын бер мизгелдә юк итү берни тормый, билгеле. Бигрәк тә үзебез сакламасак. Сода җәмгыятенең аппетиты зурдан.

Шиханнар бүген табигать комарткылары реестрына кертелгән, әмма Русиянекенә түгел, Башкортостанныкына гына. Димәк, бик теләгән очракта, керер­-чыгар юлын табып, Торатауны эшкәртүне Содага тапшырырга мөмкин булачак.

Рөстәм Хәмитовның "Мин президент булган вакытта беркем дә Торатауны эшкәртмәячәк" дигән сүзләрен дә төрле яктан аңларга була. Менә ул хәзер президент атамасыннан да колак какты, тиздән мөддәте чыгып, республика башлыгы булудан да туктаячак, димәк, шул очракта Торатауның язмышы кабат кыл өстендә калачак. Хәмитовны шиханнар бәясенә Мәскәүгә эшкә алачаклар, дигән сүзләр дә ишетелә. Димәк, Рөстәм Зәкиечнең киләсе баскычка үрләве ниндидер шиханнардан гына тора икән, сүз дә юк, киләчәктә ул Мәскәүдә эшен дәвам итәчәк, ә башкорт җире тагын бер шихансыз калачак.

Бу очракта мине бер генә нәрсә аптырата һәм чыгырымнан чыгара. Миллионнарча ел тарихы булган шиханнарны ни эшләп әле бәхәсләшә­бәхәсләшә Содага тапшыруны оештыралар. Торатауны эшкәртә башлауга ничек карыйсыз, дип якын ­тирә авыллардагы халыктан сораштырып йөрү нормаль күренешме ул?

Мин һич кенә дә аңлый алмыйм. Бу сорау, гомумән, көн тәртибенә чыгарга тиешме соң? Ул бит табигать комарткысы. Мондый комарткыны кеше куллары мәңге дә эшли алмый. Ә киләчәктә балаларына­, оныкларына кеше нинди байлык күрсәтә алыр?

Ни өчен әлеге сорау белән бары тик Башкорт оешмасы гына чыкты? Алар гына тавыш чыгарып, проблемны югарырак күтәрмәкче, башкаларга бу кирәкми мени? Ник бу турыда Башкортостандагы газет-­журналлар язмый, ник радио­, телевидение зурлап, әлеге проблемны күтәреп тапшырулар эшләми?

Читтән генә җитәкчелек итеп, акча эшләп ятканнарга башкорт җирендәге шиханнар кирәкми, алар безгә кирәк!

Торатау миңа бик якын ул. Бертуган абыем Ишембай шәһәрендә яши. Анда барырга чыксак, Торатауны күрми калмыйм дип, машина, ­автобуста күзне дә йомарга курка идем. Мәгърур, бөек тау бит ул.

Бөтендөнья башкортларының III королтае делегатларын Торатау бәйрәменә алып бардылар. Тау итәгендә матур бәйрәм оештырылган иде. Шул ук җәйне абыйдан кабат Торатауга алып баруын үтендем. Сүземне екмады, алып барды.

Торатау янында кечкенә генә матур күл дә бар икән. Аны кемдер үзенеке иткән. Әмма су керергә мөмкин. Балык кармаклап матур итеп ял итәргә дә мөмкин, димәк. Суы, бәдрәфе булса, чын ял урыны итеп булыр иде. Андый очракта Торатау башына менәргә теләүчеләр дә артыр иде.

Мин күрдем ул Торатауны. Балаларыма да, оныкларыма да күрсәтәсем килә.

XS
SM
MD
LG