Accessibility links

Кайнар хәбәр

HRW: Русиянең Сүриядәге һөҗүмнәрендә тыныч халык арасыннан 59 кеше һәлак булган


Кремль Сүриядә тыныч халык арасындагы үлем хәбәрләренә Русиягә каршы "мәгълүмати һөҗүм" дип атый.

Human Rights Watch (HRW) халыкара хокук яклау үзәге Русияне Сүриядә сугыш алып бару тәртибен бозуда һәм 60ка якын тыныч халыкның үлемендә гаепләде. Корбаннарның яртысыннан артыгы балалар. Бу хакта оешманың якшәмбе көнне чыккан хисабында әйтелә.

HRW мәгълүматларына күрә, 15 октябрь көнне Русия һава көчләре Хомс шәһәре янында тыныч халыкны ким дигәндә ике тапкыр утка тоткан. Үз хисабында хокук яклаучылар Сүрия президенты Бәшәр Ассад режимына оппозициядә булган җирле төркем идарәчәсе хәбәренә сылтама бирә. Human Rights Watch тыныч халыкка һава һөҗүмнәренә бәйле тикшерү уздырырга таләп итте.

Җомга көнне Сүрия хокук яклау күзәтү башлыгы Рами Габдел Рахман Русия һава һөҗүмнәрендә 150дән артык коралсыз кешенең үлүен хәбәр итте. Шунда ук күзәтүчеләр Русиядә тыелган "Ислам дәүләте" һәм Әл-Каидәгә караган "Фронт ән-Нусра" оешмасының 100дән артык сугышчысы һәм гысьянчы көчләрнең дистәләрчә кешесе үтерелгәне әйтелә.

Русия бары "Ислам дәүләте" оешмасы объектларына гына һава һөҗүмнәре алып баруын белдерә, ә тыныч халык арасындагы корбаннар турындагы хәбәрләрнең Русиягә каршы "мәгълүмати һөҗүм" дип атый.

XS
SM
MD
LG