Accessibility links

җомга, 2 декабрь 2016, Казан вакыты 22:58

Керемнәр кимесә дә, Мәскәү халык миен юуга акча жәлләми


Петербур шәһәрендә яшәүче ханым "Россия-24" каналыннан Сүриядә бомбалау турында хәбәрләр карый.

Петербур шәһәрендә яшәүче ханым "Россия-24" каналыннан Сүриядә бомбалау турында хәбәрләр карый.

Русиядә хакимият ВГТРКга акчаларны арттыра. БСТ һәм ТНВның финанс хәле төрле. Халык арасында телевизордан гел сугыш турында гына сөйләүдән туючылар да бар.

"Шулкадәр туйдырды инде бу сугыш!" – Азатлыкка фикер белдерүчеләр арасында телевизордан ярты сәгатьтән ярты сәгатькә гел сугыш турында гына сөйләп торуларынан тәмам туючылар да, инде Русия мәгълүмат чараларының Украинаның көнчыгышындагы вазгыятьне, андагы хәлләрне онытып бөтен игътибарны Сүриягә юнәлдерелгәнлеген аңлаучылар да бар.

Русия җитәкчелеге илдәге инфляция инде бүген үк 12%-ка җитүгә карамастан, пенсияләрне киләсе февраль аенда гына һәм нибары 4%ка гына арттырырга җыена. Берүк вакытта эшләүче пенсионерларны шул аз гына пенсияне дә алу "рәхәтеннән" мәхрүм итәргә, ә инвалидларга льготалы фатир түләүләрен бетерергә микән әллә дип баш вата. Шушы экономия сурәтендә Мәскәү Сүриядәге хәрби операциягә көненә уртача 2,5 миллион доллар акча тота.

Пропаганданы көчәйтү өчен дә хакимият акча кызганмый

2016 елда Русиядә дәүләт сәясәтен генә халыкка җиткереп торган мәгълүмат чараларына 80,2 млрд сум бүленәчәк. Бу хакта 2016 ел бюджетына сылтама белән "Ведомости" газеты яза. ВГТРК медиахолдингына (24 млрд) һәм "Россия сегодня" агентлыгына (6,73 млрд) узган ел белән чагыштырганда акчалар күбрәк бүленәчәк. Бюджетта "Russia Today", "Беренче канал" һәм ТАССка акчаларның беркадәр кимиячәге дә әйтелгән.

Кырымны аннексияләп "Новороссия" төзү шаукымы көчле вакытта, пропаганданы куәтләндерү, икътисади кыенлыклардан, тормыш авырлыгыннан халыкның игътибарын читкә юнәлтү, Көнбатыш илләрне, бигрәк тә, АКШны дошман итеп күрсәтү өчен Кремль үз авызына карап торган мәгълүмат чараларына акчаны арттыруны узган елның сентябрендә хәл итеп куйган иде инде.

Әле шул чакта ук 2015 елда "Russia Today"га биреләчәк акчаларның тагын 41%ка артачагы, "Россия сегодня" мәгълүмат агентлыгына 2,5 тапкыр күбрәк булачагы хәбәр ителде.

Татарстанда медиага акча мулдан бирелә

2016 елда Татарстанда хөкүмәт канаты астындагы мәгълүмат чараларына быел белән чагыштырганда күбрәк - 1,18 млрд сум бирергә җыеналар, бу сан 2015 елда 1,168 млрд сум иде. Татарстан хисап пулаты мәгълүматларына таянып шул хакта "Коммерсант" яза.

Киләсе елда телевидениегә 604 млн сум, басма мәгълүмат чараларына һәм нәшриятларга 560,7 млн сум каралган. "Татмедиа" – республиканың матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы идарәсен тоту өчен 16 млн сум бирергә җыеналар.

Татарстан хакимиятенең медиасәясәте, ягъни үзен яхшы итеп күрсәтүгә шул хәтле акча түгүе хәтта Мәскәүдә дә ризасызлык уята.

Турыдан-туры Кремль оештырган һәм Путин сәясәтен яклауны максат итеп куйган "Халык фронты" хәрәкәте җитәкчелеге, республика "илкүләм юлбашчының" чиновниклар эшчәнлеген прессада яктырту чыгымнарын киметергә дигән күрсәтмәсен үтәми, дип белдерә. 2015 елда Татарстан медиа өлкәсендә илдә иң күп чыгымлылар арасында беренче бишлектә булды. Саннар шундый - быел Мәскәүдә бу эшкә 13,6 млрд, Мәскәү өлкәсендә - 3,03 млрд, Ямал-Ненец автоном бүлгесендә - 1,8 млрд, Петербурда - 1,24 млрд, Татарстанда, инде әйтелгәнчә, - 1,168 млрд сум бирелә.

Татарстан президенты идарәсе башлыгы Әсгать Сәфәров та "Татмедиа"ның быел февраль башында үткән коллегиясендә кризиска каршы чаралар күреләчәген телгә алса да, мәгълүмат чараларын финанслауның барыбер шул килеш калачагын әйтте.

Белгечләр фикеренчә, редакцияләр бу акчаларны артыгын дәшмәс өчен өчен ала, шуңа күрә җитешсезлекләрне яктыртмый, укучылар өчен кызык булган акталь темаларны күтәрми. Хакимият карамагындагы медиага язылучылар елдан-ел кимү дә моңа ишарә булып тора.

Татарстандагы түрәләрдән акчаның ничек һәм кайда тотылуы турында мәгълүмат алу һич кенә дә барып чыгардай эшкә ошамаган.

"Татамедиа" агентлыгы җитәкчесе урынбасары Эльвира Әхмәтова Азатлыкка 2014, 2015 елларда үзләре аша мәгълүмат чараларына хөкүмәтнең күпме акчасы үткәнлеге, 2016 елга планның ничек булачагы турында саннар бирәм дип белдерсә дә, билгеләнгән вакытта шалтыратканда телефонын алмады.

Сәфәров 2016 елда акчалар кимемәячәк дип вәгъдә итсә дә, кайбер журналистлар кризисны үз җилкәсендә инде татый башлаган. Мисал өчен, ТНВда гонорарлар 3,5%ка кимегән һәм экономия максатында июль ае буена кабатлаулар гына күрсәткәннәр.

Башкортстанда БСТны финанслау кисәк кимегән

БСТ – "Башкортстан иярчен телевидениесе"н 2015 елда республика казнасыннан финанслау кисәк 38%ка, ягъни 210 млн сумга кимеде. Әлеге телерадиокомпаниягә БСТ телеканалы, "Юлдаш", "Спутник FM", "Ашказар" радиолары, балалар өчен "Тамыр" телеканалы һәм "Курай" музыкаль телеканаллары керә.

БСТны финанслау элекке елларда артып барган һәм 2014 елда 545,58 млн сумга җиткән булган. Ә 2015 елгы финанслау 335,34 млн сумга гына калган. Кыенлыклардан чыгу өчен БСТда 100гә якын кешене эштән җибәргәннәр, ике ай чамасы атнасына дүрт көн генә эшләргә туры килгән. Хезмәт хакларын түләү өчен берничә ай рәттән кредитлар ала башлаганнар.

14 октябрьдә Башкортстан хөкүмәтенең кризиска каршы комиссиясе БСТ медиахолдингы язмышын карарга тиеш иде. Анда нинди нәтиҗәгә килүләре хәбәр ителмәде.

Азамат Әлмөхәммәтов

Азамат Әлмөхәммәтов

БСТ җитәкчесенең телевидениене баккан урынбасары Азамат Әлмөхәммәтов Азатлыкка 2016 елга финанслауның күпме булачагы әлегә хәл ителмәгән дип әйтте. Кыскартуларга килгәндә, ул пенсия яшендәгеләрнең эштән киткәнлеген, ә гонорарларның бу соңгы елда кимемәвен әйтә.

"Оптимизация сәбәпле гонорарлар ике ел элек киметелгән иде, хәзер йөзләп кеше эштән киткәнгә, гонорар фонды калганнарга бүленә һәм тиешле дәрәҗәдә", ди Әлмөхәммәтов. Аның сүзләренчә, медиахолдинг 2016 елда да элекке еллардагы кебек эшен дәвам итәчәк.

Мәскәүгә милли телеканаллар кирәкми

2020 елдан русияләр телетапшыруларны иярченнәрдән бары тик цифрлы форматта гына караячак. Бөтен илгә күрсәтеләчәк түләүсез 20дән артык канал арасында БСТ да, ТНВ да юк. Татарстаннарга үзләрендә ТНВны, башкортстаннарга үзләрендә БСТны иярченнән карау өчен махсус тәлинкә куярга туры киләчәк.

Русиядәге һәр төбәктә Мәскәү сәясәтеннән чыкмаган, турыдан-туры Мәскәүгә караган телерадиокомпанияләр – ВГТРК бүлекчәләре бар. 2016 ел бюджетына күз салсак, бу телерадиокомпаниягә акчалар быелгы белән чагыштырганда 850 млн сумга артып, 24 млрд сумга җитәчәк дип белдерелә.

Мәскәү, бер яктан, төбәкләрнең, республикаларның телеканалларын бушлай цифрлы телевидениегә кертмичә, аларның аудиториясен мөмкин кадәр киметергә тырыша, ә икенче яктан, пропаганданы көчәйтү өчен ВГТРКга акчаларны арттыра. Ә ВГТРК пропаганда белән генә шөгыльләнми, ул эшен нигездә урыс телендә генә алып бара.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG