Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү хакимияте Демушкинга “Рус маршын” уздыруга рөхсәт бирмәде


Элегрәк Сыктывкар, Калининград, Петербур һәм Екатеринбурда “Рус маршын” уздыру мөрәҗәгате кире кагылды.

Мәскәү хакимияте урыс милләтчесе Дмитрий Демушкинның 4 ноябрьдә «Рус маршын» уздыру мөрәҗәгатен кире какты. Бу хакта активист «Интерфакс»ка белдергән.

Демушкин әйтүенчә, әлеге карарның сәбәпләрен мэрия соңрак язмача бирәчәк. Ул шулай ук әлеге чараны уздыруны сорап мөрәҗәгать иткән оешманың башка вәкилләре уңай җавап алыр дип өметләнүен әйтте. Мөрәҗәгать 4 ноябрьдә Мәскәүнең көньяк-көнчыгышындагы Перерва урамында 15 мең кешелек акция уздыруны сорап бирелгән.

Элегрәк Демушкин чараның шигарьләре арасында урыс халкын вәкиллек итәчәк органнарны сайлау, Азия һәм Кавказ арты илләре белән (Закавказье – Азәрбайҗан, Әрмәнстан, Грузия) виза кертү, Русия милләтчеләрен эзәрлекләүгә протест белдерү булачагын әйткән иде.

2013-2014 елларда “Рус маршын” уздыруга бәйле берничә җинаять эше ачылган. Демушкин булдырган “Русские” хәрәкәтен прокуратура экстремистик дип тануны таләп итә.

Элегрәк Сыктывкар, Калининград, Петербур һәм Екатеринбурда “Рус маршын” уздыру мөрәҗәгате кире кагылды.

Русиядә "Рус маршы" дип аталаган йөреш һәм митинг 2005 елдан бирле үткәрелеп килә.

Шул вакытта хакимиятләр татар халкына үз үткәнен искә алырга, Казан яуланганда шәһит киткәннәргә дога кылырга кыенлыклар тудыруны көчәйтә.

Быел 11 октябрьдә Хәтер көненә юл алган Кама төбәге активистларын полиция тоткарлап Казанга җибәрмәде. Татар иҗтимагый үзәге Хәтер көнен үткәрү урынын да зур кыенлыклар белән генә ала алды.

XS
SM
MD
LG