Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 14:39

2018 елда узачак футбол дөнья беренчелегенә әзерлек чыгымнары тагын кыскартылды


Июнь аенда чыгымнар инде бер тапкыр кыскартылган иде. Бу юлы кыскартылганы федераль казнага гына карый.

2018 елны футбол дөнья беренчелегенә әзерлек өчен чыгымнар тагын 4,5 миллиард сумнан артыгракка кыскартылган. Бу хакта Русия хөкүмәте карарында әйтелә.

Програмны тормышка ашыру чыгымнары 631,3 млрд сумнан 626,9 млр сумга калдырылган. Документта күрсәтелгәнчә, кыскартулар бары федераль казнадан бүленә торган акчаларга гына кагыла.

Июнь азагында инде чемпионатка әзерлек чыгымнары бер кыскартылган иде. Ул вакытта чыгымнар 30 млрд сум тирәсенә кыскартылды. Бигрәк тә кунакханәләр төзәргә вәгъдә иткән шәхси инвесторлар чыгымнарын киметте.

Футбол дөнья беренчелеге 2018 елны 14 июньнән 15 июльгә кадәр узачак. Уеннар Русиянең 11 шәһәрендәге 12 стадионда барачак. Казаннан тыш, алар Мәскәү, Петербур, Түбән Новгород, Сарански, Калининград, Волгоград, Екатеринбур, Самар, Сочи һәм Дондагы Ростовта үтәчәк.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG