Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Камаз" машиналарын Мисырда җыя башларга мөмкиннәр


Чаллыда урнашкан КамАЗ машина җитештерү берләшмәсе җитәкчелеге 2015 елда сәнәгатьнең бу тармагына ихтияҗ кимиячәк дигән фаразларын белдергән иде.

ГАЗ, УАЗ, КамАЗ һәм АвтоВАЗ Русия машина җитештерүчеләре Мисырда җыю филиалларын ачмакчы. Бу хакта ТАССка Русия сәүдә-сәнәгать министры урынбасары Георгий Калманов белдергән. Хәзерге вакытта моның өчен мәйдан эзләү бара.

2015 елның дүрт аенда узган елның шул вакыты белән чагыштырганда "Камаз" 14-40 тонна авырлыктагы йөк машиналарын 49%ка кимрәк саткан иде.

Соңгы айларда Чаллы шәһәрендә урнашкан КамАЗ ширкәтендә эш көннәре кыскартылды.

Белгечләр Русия Кырымны аннексияләгәч һәм Украина көнчыгышындагы кораллы низагта катнашканга, Көнбатышның Русиягә карата кертелгән чикләүләре сәбәпле икътисад начарланганга, Urals нефтенең һәм рубльнең бәясе төшкәнгә төрле ширкәтләрнең керемнәре дә кими дип белдерә.

XS
SM
MD
LG