Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстан һәм Пакстандагы җир тетрәүдә дистәләрчә кеше үлгән


Әфганстанның Тахар вилаятендә мәктәптә йөгереп чыкканда 12 укучы һәлак булган.

Көньяк Азиядә көчле җир тетрәүдә дистәләрчә кеше үлгән. 7,5 көчендәге җир тетрәүнең үзәге Әфганстанның төньягында Гиндукуш районына туры килә. Күпләр яраланган. Шулай ук җир тетрәүне Пакыстан белән Һиндстанда да сизгәннәр.

Әфганстандагы җир тетрәүдә ким дигәндә 17 кешенең үлүе әйтелә. Аларның 12се Тахар вилаятеннән мәктәп укучылары. Алар мәктәп бинасыннан йөгереп чыгарга тырышканда һәлак булган, тагын 39 укучы яраланган. Төрле ишелүләрдән тыш, электр чыбыклары һәм телефон элемтәсе өзелгән. Җәлалабад шәһәрендә биш кеше үлгән.

Пакыстанда ким дигәндә 52 кеше үлгән. Корбаннарның күбесе илнең төньяк-көнбатышындагы Хайбер –Пахтунхва вилаятенә туры килә.

Һиндстан башкаласы Дәһлидә җир тетрәүне сизүчеләр йөгереп урамнарга чыккан, метро хәрәкәте туктатылган. Кайбер урыннарда электр чыбыклары өзелгән.

XS
SM
MD
LG