Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дәүләт шурасы депутатлары Алабугадагы тоткарлауга аңлатма сораячак


Алабугады активистлар очрашуы, 21 октябрь
Алабугады активистлар очрашуы, 21 октябрь

Татарстан Дәүләт шурасыннан Римма Ратникова һәм Разил Вәлиев Алабугада татар активистларын тоткарлауга эчке эшләр министрлыгыннан аңлатма сорарга җыена.

Азатлык хәбәрчесе Татарстандагы хакимият һәм җәмәгатьчелек вәкилләренә мөрәҗәгать итеп, Алабугадагы хәлләргә, ТИҮ утырышы вакытында полициянең килеп кереп, көч кулланып тоткарлауларына карата бәя, аңлатма бирүне сорады.

Татарстан Дәүләт шурасы рәисе урынбасары, республиканың журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова гаҗәпсенеп, Алабугада татар активистларын көч кулланып тоткарлау турында бөтенләй ишетмәгәнен әйтте.

Римма Ратникова
Римма Ратникова

Ул, депутат буларак, Алабугадагы хәлгә карата рәсми белешмә сорарга вәгъдә итте һәм милли активистларны көч кулланып тоткарлау хәбәрен һәрьяклап өйрәнәчәген әйтте. Аннан соң гына бу хәлгә үз аңлатмасын бирәчәгенә ишарәләде.

Татарстаннан сайланган Русия Дәүләт думасы депутаты, Федераль татар милли-мәдини мохтәрият башлыгы Илдар Гыйлметдинов, бик каты ашыгуын сәбәп итеп, Азатлык соравына җавап бирүдән баш тартты.

Дәүләт шурасының Фән, мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты башлыгы Разил Вәлиев Алабугады вакыйгалар хакында хәбардәр иде. Ул Татар иҗтимыгый үзәге вәкилләре белән очрашып бу хәлләр турында сөйләшүен һәм Азатлык сәхифәсендә чыккан мәкалә белән дә таныш булуын белдерде.

Разил Вәлиев, 2012
Разил Вәлиев, 2012

"Хәзерге вакытта хокук саклау оешмаларына рәсми хат язып утыра идем, алар ягыннан да аңлатма аласым килә. Мәсьәләне бөтен яктан өйрәнгәч, үз карашымны белдерермен", диде ул Азатлыкка.

2014 елга кадәр Татарстан Дәүләт шурасы депутаты, соңгы вакытта Чаллы шәһәре мэры урынбасары булып эшләгән, Чаллыдагы социаль-педагогия технологияләре һәм ресурслары институты ректоры Фәйрүзә Мостафина камерага карап Алабугадагы хәлгә үз фикерен әйтте.

"Өлкән активитсларга карата көч куллану дөрес түгел"
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:49 0:00

"Конкрет бу материал белән мин бөтенләй таныш булмасам да, бүгенге көндә дөньяда вазгыять катлаулы булганда, көч куллану артканда, үз илебездә бер-березгә сакчыл карарга кирәк. Гомумән, әле безнең документ тыгып йөрү гадәте юк, бәлкем кирәктер инде ул. Һәрхәлдә, өлкән кешеләргә карата көч куллану дөрес түгел дип саныйм", диде ул.

23 октябрьдә Татарстанның кеше хокуклары вәкиле Сәрия Сабурская Азатлыкка Алабугадагы тоткарлауны тикшерүне сорап прокуратурага шикаять итәчәге хакында белдергән иде.

XS
SM
MD
LG