Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ислам дәүләте" сафында сугышучылар санын кайбер "экспертлар" махсус күпертә


Резеда Сафиуллина
Резеда Сафиуллина

Уфада ислам кыйммәтләренә багышланган конференциядә Сүриядәге "Ислам дәүләте" оешмасы ягында Башкортстаннан меңгә якын кеше сугышуы турында белдерелде. Чарада катнашкан Татарстан галимәсе мондый саннар яңгыратуда сак булырга чакыра.

Үзләрен ислам нигезендә “экспертлар” дип санаучы Рәис Сөләйманов, Роман Силантьевларның Русиядән “Ислам дәүләте” оешмасында катнашучылар турында куркыныч мәгълүматлар китерүенә инде күндек дигәндә генә, Русия мөселманнары үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин да узган атнада Уфада ислам кыйммәтләренә багышланган халыкара конференциядә Башкортстаннан меңгә якын кешенең Сүриядә “Ислам дәүләте” оешмасы сафларында сугышуы турындагы мәгълүматларны яңгыратты һәм бу "экстремист-террорчыларга, дәҗҗалга каршы торырга" чакырды.

Әлеге чарада катнашкан Русия ислам университеты хезмәткәре, галимә Резедә Сафиуллина мондый саннарны бер катлам “экспертлар” яңгырата һәм Тәлгать Таҗетдин да аларга таянгандыр дип саный.

“Соңгы вакытта массакүләм мәгълүмат чараларында Русиянең төрле төбәкләреннән "Ислам дәүләте" оешмасында катнашучы мөселманнар турында шактый гына фактлар китерелә. Төрле форум-конференцияләрдә дә бу хакта чыгышлар яңгырый. Бик зур саннар әйтелә. Мин үзем бу саннар белән килешергә ашыкмаска киңәш итәм, чөнки бүгенге көндә үзләрен "экспертлар" дип санаучы бер катлам барлыкка килде. Алар террорчылык, экстремизм темасын үзләренә файдалы итеп кулланып җәмгыятьтә шау-шу тудыралар, чөнки экстремизм, террорчылык белән көрәшү өчен хакимимяттән шактый гына акчалар бүленә һәм алар үзләренең эшчәнлекләрен дәлилләр өчен бу саннарны тагын да күпертеп, үзләренең эшләре авыр икәнен күрсәтә”, ди Сафиуллина.

Ул “Ислам дәүләте” оешмасында Татарстан, Башкортстаннан булучыларның саннарнын беркем дә әйтә алмый дигән фикердә. Бу яңгыраган саннар да җәмгыятькә тарала, ә чыганагын беркем дә белмәвен әйтә.

"Ислам дәүләте" оешмасы җитәкчелегендә бер сан булса, анда катнашкан мөселманнар бөтенләй башка санны әйтергә мөмкиннәр. Алар белән кәрәшүчеләрнең шулай ук башка саннары булуы ихтимал. Әлбәттә, монда рәсми статистиканы күрсәтү мөмкин түгел. Шуңа бу куш тырнаклар эчендәге "экспертларның" саннарына да сак карарга кирәк. Бүгенге көндә террорчылык белән көрәшү бик керемле эш санала”, ди Сафиуллина.

Ул Роман Силантьев кебек галимнәрнең шундый саннар яңгыратып кем тегермәненә су койганы аңлашыла дип әйтә.

“Хәзер бит традицион ислам, хәнәфи мәзһәбе дип сөйлибез. Исламда бит төрле агымнар күп. Шул алар белән риза булмаган агымнарны кысып чыгару бар. Дин бит ул эчке хәләт һәм шуңа ниндидер критерийлар булдыру белән сак булырга кирәк. Тәлгать Таҗетдинның сөйләвен аңлап була, бу аның эше, ләкин дөнья матбугатында, галимнәр мондый саннарны яңгыратканда яхшы уйларга тиеш.

Монда да Таҗетдин әйткән, шул җиткән икән. Андый мәсьәләләргә алай җиңел генә карау ярамый. Хәзер менә матбугат чаралары зур итеп яза һәм ул тагын да күперәчәк. Бу дөрес түгел. Без, казаннар, шундый зур форумнарда мондый саннарны яктыртудан сак булырга тырышабыз”, ди Сафиуллина.

XS
SM
MD
LG