Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 01:03

Балалар милләт һәм тарихка бәйле темаларга оештырылган бәхәсләрдә катнашып, Казанның тарихи урыннары белән, кызыклы шәхесләр белән таныша.

Казанда алтынчы тапкыр татар балалар лидеры мәктәбе бара. Ул 29 октябрьгә кадәр эшләячәк. Аны Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, татар федераль милли-мәдәни автономиясе, "Идел"” яшьләр үзәге уздыра.

Чараның максаты татар балаларына, татар яшьләр берләшмәләре активистларына ярдәм күрсәтүдән, татарлар урнашкан төбәкләрдә татар үзәкләре каршында татар балалары белән эшләү нигезендә аерым юнәлеш булдырудан гыйбарәт.

"Татар-информ" агентлыгы хәбәр итүенчә, Татар балалар лидеры мәктәбендә Русия төбәкләрендә, якын һәм ерак чит илләрдә яшәп, иҗтимагый һәм мәдәни тормышта актив катнашучы 8-11 нче сыйныф укучылары – барлыгы 60 активист катнаша. Шулай ук смена дәвамында үзен күрсәтә алган “Милләтебез хәзинәләре” профильле сменасында катнашучылар чакырылган.

Чарада катнашучылар өчен төрле лекцияләр, гамәли дәресләр, түгәрәк өстәл утырышлары, диспутлар, татар зыялылары белән очрашулар каралган. Моннан тыш, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына һәм Габдулла Тукайның әдәби музеена бару планлаштырыла.

XS
SM
MD
LG