Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфадагы Ленин музее ябылырга мөмкин


Уфадагы Ленин музее
Уфадагы Ленин музее

Уфадагы Ленин музееның бик күп миллион сум бурычлары өчен ябылуы ихтимал.

Башкортстан коммунистлары шөбһәгә төште. Уфадагы Ленин музеена ябылу яный. Сәбәбе – музей бурычка чумган. Эш шунда, музей заманча компьютерлар, график станция, интерактив өстәлләр һәм башка электрон җиһазлар өчен 34 миллион сум бурычка баткан. Петербурның “Аскрин” ширкәте ул миллионнарны музейдан түләтүне таләп итеп, Башкортстанның арбитраж мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итте. Дөрес, ул акчаның ун миллионга якыны түләнгән. Коммунистлар берлегенең республика бүлекчәсе җитәкчеләре сүзләренә караганда, казна оешмасыннан бу кадәр астрономик күләмдә акча таптыру дөрес түгел. Бу музейны банкрот дип игълан итеп ябу өчен эшләнә.

Башкортстан коммунистлары бүлекчәсе сәркатибе Юнир Котлыгуҗин: “Бу рейдерлыкның классик ысуллары белән эшләнгән кебек. Башта ширкәт банкротлыкка төшерелә, аннан соң вакытлыча идарә итү өчен үзләренең кешеләре кертелә. Ул “үз” идарәчеләр милекне кулга төшерә. Сүз монда җирне кулга төшерү өчен бара. Чөнки Ленин музее Уфа үзәгендәге бик кыйммәтле җиргә урнашкан”, дип белдерде.

Музей диварындагы таштакта
Музей диварындагы таштакта

Уфа шәһәре хакимияте мәдәният учагы ябылмаячак дип ышандыра. Аңа караганда, кыйммәтле җиһазлар Ленин музеена дип кайтартылса да, аларның күпчелеге башка музей өчен тәгаенләнгән. Петербурның “Аскрин” оешмасына бурычлар якын араларда түләнәчәк. Әлеге хәлләрне Русия коммунистлары башы Геннадий Зюганов үз күзәтүе астына алды. Каршылыкны Башкортстан корылтаендагы коммунистлардан сайланган депутат Вадим Старов тикшерә башлады.

Белешмә: Ленин Уфага ике тапкыр – 1900 елның февраль һәм июнь айларында килгән. Икенче килүенә Ленинның хатыны Надежда Крупская Уфада бик матур йорт әзерләп куя. Анда алар өч атна яши. 1938 елда шул йорт янындагы ике катлы бинада музей ачарга карар ителә. Аны Крупская үз күзәтүенә ала,шул чорның экспонатлары, китапханә туплана. Ул рәсми 1941 елның 21 гыйнварында ачыла. Музейда барлыгы 87 дәүләттән дүрт миллионнан артык кеше булган. 1980 елларда музей янында мемориал зона төзелгән иде. Инкыйлабка кадәрле Уфадагы кебек агач һәм кирпеч өйләр, ихаталар, таш җәелгән юллар белән тулы бер урам төзелде. Ул комплекс 2002 елда сүтелеп, 2003-2005 елда кыйммәтле элиталы йортлар калкып чыкты. Бары тик Ленин музее гына сакланып калган иде.

XS
SM
MD
LG