Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 00:54

Литваның Щиню радио (Žinių radijas) медиа ресурсы белән берлектә эшләгән “Бу – без!” дип аталган проектының чираттагы кунаклары итеп “Дуслык” татар яшьләре оешмасы әгъзалары чакырылды.

"Бу – без!" дип аталган документаль фильмнар циклы Литвада яшәүче милли азчылыкларның тормышын яктырта. Проект Литваның социаль яклау һәм хезмәт министрлыгы ярдәме белән тормышка ашырыла. Циклның беренче фильмы татарларга багышланды.

“Бу очраклы түгел, - дип сөйләде Азатлыкка “Дуслык” оешмасы рәисе Мария Мейшутович. - Татарларны безнең илдә бик хөрмәт итәләр. Литвада яшәүчеләр белән аралашканда еш кына үземнең татар икәнемне әйтергә туры килә. Татар булуымны белгәч, миңа ихтирам белән карауларын сизәм”.

“Бу – без!” проектының максаты – Литвада көн итүче милли азчылыкларның 25 җәмгыятенең һәрберсе тормышы белән таныштыру, бу милләтләрнең көнкүреше, мәдәнияте, белеме һәм ирешкән уңышлары турында сөйләү.

Өч меңнән артык милләттәшне берләштергән Литва татарлары җәмгыятенең дә горурланырлык әйберләре күп: милли гореф-гадәтләр, төрле йолалар, халык җырлары һәм биюләрен алар кадерләп саклый. “Дуслык” оешмасына йөрүче татар яшьләре моны фильмны төшергәндә ачык итеп күрсәтте. Сюжет Литва җирлегендә татар җәмгыяте төзелүдән башлап бүгенге көннәргә кадәр булган иң мөһим вакыйгалар турында сөйли. Литва татарларын гасырлар дәвамында ни берләштерә – шул сорауга җавап эзли.

Октябрь башында татарлар зәңгәр экраннарда тагын бер күренде – бу юлы алар “Кыздырабыз” (“Дадим жару”/”Duosim garo”) дип аталган популяр тапшыруда катнашты. “Ильсу” дип аталган татар ансамбле Кырым һәм Казан татарларының халык җырларын башкарды, ә кызлар бию коллективы Кырым татарларының “Хайтарма” биюен биеп күрсәтте.

Литвада татарлар

Бүгенге көндә Литвада дүрт меңгә якын татар яши. Моннан 600 ел элек – XIV-XV гасырларда Бөек Литва князлегенә килеп урнашкан татарлар уникаль этник төркем булып тора. Ике гасыр дәвамында татарлар җирле халык белән аралашып, аларның телләрен һәм мәдәниятен үзләштергән. Литва дәүләтендә барган тарихи үзгәрешләр татарларга да кагылмый калмаган, әлбәттә. Тик шулай да алар милли үзенчәлекләрен күпмедер саклап кала алганнар. Иң мөһиме – литва татарлары диннәреннән кичмәгән, мөселманлыкта калган. Нәкъ менә ислам дине тотулары белән литва татарлары аерым бер этноконфессиональ оешма булып сакланганнар.

XVIII гасырда Речь Посполитая гаскәрендә берничә татар полкы була. Русия империясендә дә 1797 елда литва-татар атлылар полкы төзелә. Ә 1812 елда Наполеон гвардиясендә литва татарларыннан аерым эскадрон оештырыла.

XVII гасырда Литва Бөек кнәзлеге җирләрендә 20 мөселман мәчете була. 1914 елга аларның саны 25кә җитә, ә кайбер чыганаклар бу санны 70 дип күрсәтә.

Бүген Литва республикасында Литва татар җәмгыятьләре берлеге (Lietuvos totoriш bendruomeniш sаjunga) эшли, “Литва татарлары” (Lietuvos totoriai) исемле айлык журнал чыга. Дүрт мәчет сакланып калган һәм алар бүген дә халыкка хезмәт күрсәтә. Мәчетләр Каунас, Немежис (1909 елда төзелгән) шәһәрләрендә, Вильнюс районының Кырык татар авылында (Keturiasdeрimt Totoriш –1815 елда төзелгән) һәм Алитусс районының Райжяй авылында (1889 елда төзелгән) урнашкан. Моннан тыш, берничә гыйбадәт йорты бар. Мәчетләрдә ислам нигезләренә өйрәтүче якшәмбе мәктәпләре эшли. Бу мәктәпләрдә татар балалары динне өйрәнеп кенә калмый, халкының тарихы, теле, мәдәнияте белән дә таныша.​

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG