Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 05:04

Төмән өлкәсендә табигать нигъмәтләре җыеп яртышар миллион сум эшләүчеләр бар


Төмән өлкәсенең Яркәү, Вагай, Тубыл районнарында мүк җиләге, гөмбә, эрбет чикләвеге җыеп яртышар миллион сум акча эшләүче гаиләләр дә бар.

Төмән өлкәсенең Яркәү районындагы татар авыллары тирәсендәге урманнарда гөмбә мул үсә. Рәгес авылында туып-үскән Әлфия Тимканова кечкенәдән үк гөмбәләрне танырга өйрәнгән, уңыш күп җирләрне дә яхшы белә. Төмәннән 30 чакрым ераклыктагы Каскара авылында яшәсә дә, гөмбә вакыты җиткәч туган якларына кайта ул. Гөмбә тапшырган акчасына улына да булыша.

"Гөмбә җыю вакытын түземсезлек белән көтеп алабыз. Без пенсиядә хәзер, гөмбә вакытында бераз булса да акча эшләп калабыз. Ак гөмбә һәм нарат гөмбәсеннән күбрәк табыш алырга була. Рәгес авылында көненә җидешәр мең акча эшләүче гаиләләр дә бар. Ә инде биш ел элек көненә 25-әр меңлек сатучылар да бар иде. Быел табигать саранрак булды. Соңгы елларда шәһәрдән килүчеләр дә артты. Артыбыздан барып, гөмбә күп урыннарны белеп алалар", ди Әлфия ханым.

Рәгес авылыннан Хәзирә Баталова менә 12 ел инде халыктан гөмбәләрне җыеп күпләп сатып алучыларга озатып тора.

Вагай районы Казанлы авылы кешеләре табигать нигъмәтләре җыярга бара

Вагай районы Казанлы авылы кешеләре табигать нигъмәтләре җыярга бара

"Алтай, Новосибирски, Омски, Мәскәү якларыннан да киләләр. Әле Италия эшмәкәрләре дә алып китте. Гөмбәләр башта Балтыйк буена китә, аннары Европага озаталар. Гомумән, безнең Себердә үскән ак гөмбәләрне Европа рестораннарында яраталар икән. Җибәрер алдыннан иң элек аларны сортларга аерабыз, монда берничә авыл кешесе эшли. Быел беренче сортлы гөмбә – 80, икенчесе – 40, өченчесе – 20 сум иде. Гөмбәләрне туңдыргычлы машиналар белән килеп алып китәләр", дип сөйли Батталова.

2009 елдан бирле Төмәндә табигать нигъмәтләрен халыктан җыючы "Ягоды плюс" дип аталган оешма эшләп килә. Тумышы белән Тугыз авылыннан булган Эльмар Ибуков оештырган аны.

"Озак еллар файдалы бу нигьмәтләрне җыючы булмады. Алдаучылар да күп иде: җыеп төяп китәләр, ә акчасын түләмиләр. Түләсәләр дә, бик аз күләмдә генә. "Молоко" ширкәтендә эшләгәндә авылдашлар җыйган мүк җиләкләрен кая куярга белмичә: "Алып кит әле Төмәнгә, бәлки урнаштыра алырсың", дип машинама төяп җибәрә иделәр. Шунда мин бу бизнес белән ныклабрак шөгыльләнергә уйладым да инде.

Мүк җиләге, эрбет чикләвеге, гөмбә үскән якларда кабул итү урыннары ачтым. Шунда ук аларны чистартып, эшкәртеп Төмәнгә алып киләләр. Монда тагын сортларга аерып, туңдырып, төрәбез. Аннары кулланучыларга озатабыз. Барлыгы җитмешләгән исемдә тауар әзерлибез. Эш кызган вакытта, табигать нигъмәтләре өлгергәндә 10 меңләп кеше эшле дә була. Иң уңганнарын бүләклибез дә.

Табигать нигъмәтләрен урманда торып җыяр өчен төзелгән өйләр

Табигать нигъмәтләрен урманда торып җыяр өчен төзелгән өйләр

Гөмбәләр Яркәү районында күбрәк җыелса, мүк һәм нарат җиләкләре Вагай, Тубыл районнарыннан килә. Быел гөмбә бик аз булды, сыйфаты да начар иде. Ә болай урманда үскән барлык ашарга яраклы гөмбәне дә җыябыз. Эрбет чикләвеген бөтенләй җыя алмадык. Мүк җиләге дә быел артык уңмады. Моннан өч ел элек аны 830 тонна җыйган идек.

Бу эштә күбрәк татарлар өлгерлек күрсәтә. Вагай районында Тугыз, Меткә, Сөләйман, Казанлы авылларында яшәүчеләр шул мүк җиләге җыеп тапшырып кына көн итәләр дип тә әйтергә була. Мәсәлән, дүрт кешедән торган гаилә 5 тоннага кадәр бу җиләкне сатса, һәр килосы 100 сумнан гына да ул 500 мең сумлап акча эшләп ала. Шул акчага өйләр салалар, машиналар алалар, укыйлар. Безнең җыючылар нигъмәтләрне җыйган урыннарыннан ук алып китәләр. Без сазлыклар арасына урнашкан авылларга да барып җитәбез.

Мүк җиләген җыйгач юл төшкәнче урманда калдырып кайтучылар да бар

Мүк җиләген җыйгач юл төшкәнче урманда калдырып кайтучылар да бар

Сазлыклар арасындагы авылларда хәзер эшсезлек хөкем сөрә. 300ләп кешенең 30ы гына эшле.

Гөмбәне шулай ук татар авылларында яшәүчеләр тапшыралар. Тархан, Карбан, Карагай, Кортъегән һәм башка авыллардагы милләттәшләребез арасында көненә 15-20 килограммлап саткан гаиләләр бар. Аның килосы быел уртача 100 сумлап иде. Менә үзегез исәпләп карагыз инде.

Безнең оешма халыктан салым түләтми, хөкүмәткә салымны үзебез түлибез. Быел менә халыктан алма да кабул иттек. Төмәндә алма вак, әче булып үсә. Аны җиләкләр белән кушып катнашма ясадык. Бик тәмле килеп чыкты, теләп алалар", дип үз эше белән таныштырды Эльмар Ибуков.

"Ягоды плюс" оешмасы Русиядәге авыл хуҗалыгы күргәзмәләрендә сыйфатлы тауары өчен алтын медальләргә дә лаек булган. Мәскәүдә үткән "Алтын көз" күргәзмәсендә Гран-при яулыйлар. "Ягоды плюс" тауарларын мәктәпләр, балалар бакчалары, хастаханәләр теләп ала.

"Урман байлыклары булмаса, Төмәннән еракта яшәүчеләр эшсезлек чорында ничек көн итәр иде икән?" ди Асия Зимагулова. Вагай районының Казанлы авылында татар теле һәм әдәбияты укытучысы ул. Табигать нигъмәтләре – мүк җиләге (себер татарлары аны "саз ция" ди), эрбет чикләвеге (косык) өлгергән вакытта, август-сентябрь айларында үзе дә урманга, сазлыкларга юл ала.

Янәшәдә урнашкан Тугыз, Казанлы авылларында бу нигъмәтләрне җыеп елына бер машина алырлык акча эшләүчеләр дә бар. "Шул мүк җиләге, эрбет чикләвеген сатып, балаларын югары уку йортларында укытучылар, аларга фатир алучылар да аз түгел", дип сүзен дәвам итә Асия ханым.

Казанлы авылы халкы эрбет чикләвеген киптерә

Казанлы авылы халкы эрбет чикләвеген киптерә

Казанлыдан ерак түгел эрбет чикләвеге агачлары үскән урманнар башлана. Быел чикләвекнең капчыгын 1200 сумнан сатканнар, кыш керә башлагач бәяләр тагын күтәрелгән. Вагай районының татар авылларында яшәүчеләр мүк җиләгенең килосын 120-150 сумнан җыеп тапшырган. Җиләкчеләр арасында бу нигъмәтне Ханты-Манси, Ямал-Ненец автоном бүлгеләренә үк китеп җыеп тапшыручылар да бар.

Мүк җиләген җыям дип атна-ун көнгә гаиләләре белән чыгып китүчеләр дә бар. Тугыз авылында андыйлар 4-5 гаилә. Кайберәүләр көнендә генә җыеп кайта. Вагай, Тубыл районындагы кайбер гаиләләр җыйган мүк җиләкләрен капчыкларга тутырып сазлыклар арасында калдыра һәм кыш кереп, җирләр туңгач кына йөк машиналары белән барып ала.

Тубыл районының Янгутум авылында туып-үскән Наилә Фәйзуллина, авылыбыз янындагы эрбет агачлары юкка чыгып бетте, дип борчыла. "Яшь чагында әти белән чикләвек җыярга йөри идек. Иң элек агачларның бер өлешен очкыч төшү урыны ясар өчен кистеләр, аннары давыл аударды. Калганын, табигать байлыгының кадерен белмәгән авыл кешеләре, чикләвек җыйганда җиңел булсын дип кисеп харап иттеләр. Хәзер инде чикләвеккә очкычка утырып читкә йөриләр", дип зарын сөйләде ул.

XS
SM
MD
LG