Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия “Газпром”ны мәхкәмәгә бирде


Төркия ширкәтен Русия газына бәя канәгатьләндерми.

Botas төрек дәүләт ширкәте Русия газы бәясе нигезендә “Газпром”ны халыкара арбитраж мәхкәмәгә шикаять иткән. Бу хакта Bloombergка сылтама белән РБК хәбәр итә.

Әлеге хәл турында төрек ширкәте «Газпром»га язмача белдерүне дүшәмбе көнне җибәргән. Botas 2014 елның 29 декабреннән Русия ширкәтеннән газга бәяне киредән карауны сорый.

Русия һәм Төркия әле 2014 елда ук Русия газына бәяне төшерү турында килеште, әмма әлеге килешү “Төркия агымын” төзү белән бәйле иде.

“Төркия агымы” төзелеше турында сөйләшүләрнең туңдырылуы турында быелның июль азагында хәбәр ителде. Сәбәпләр буларак төрекләргә ташламалы газ бирү турында килешү булмау әйтелде.

Русия энергетика министры Александр Новак Мәскәү белән Анкара арасындагы сөйләшүләрнең туктатылуын кире какты. Ул Русия белән Төркия газга 10,25% ташламабирү турында килешүен әйтте. Шул ук вакытта әле тиешле документлар имзаланмаган.

XS
SM
MD
LG