Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 04:09

"Электрон Татарстан" дип шапырынырга иртәрәк әле


Русиядәге хастаханәләрнең берсендә теркәлү тәрәзәсенә чират

Русиядәге хастаханәләрнең берсендә теркәлү тәрәзәсенә чират

Татарстанда коммуналь хезмәтләр һәм ЮХИДИ штрафларын түләү, Камал театры спектакленә билет сатып алу өчен хөкүмәт порталының "Электрон Татарстан" дип аталган бите актив кулланыла. Аның ярдәмендә "Халык контроле"нә фәлән район үзегендә балалар мәйданчыгында таганнарны ватканнар яки Җиңү паркын ачканда Вәли Стәпәнович татарча элмә такталар ясатмаган дип дип тә язып була. Азмы-күпме дәрәҗәдә гамәлдә ул.

Әмма республикада "Электрон Татарстан" ярдәме белән беркайда да чират юк дип күкрәк кагарга иртәрәк әле. Мәсәлән, хастаханәләргә интернет куелган куелуын, аны эшкә җигү ташка үлчим. Монда сүз интернеттагы челтәр турында бөтенләй бармый, ә гап-гади Word программасы да эшләми икән бит!

Кичә күзләремә сөрмә тартып, муеныма бик матур җете төсле яулыгымны бәйләп, иң тәмле хушбуйларымны сибеп хастаханәгә киттем. Шулай көтелмәгәндә генә чирләп киттем, эш кешесе булгач, "бульничный" ачарга кирәк иде. Тиз генә эшне бетерермен дә, кайтып авармын дидем. Ауды ди, көтеп тор!

Мин теркәлгән хастаханә – шәһәрдә 16нчы санлысы. Килдем. Сабантуе мени, килеп керүгә үк халык гөж килә. Тыныч кына итеп мин дә чиратка килеп бастым, матур гына басып торам, әмма чират алга бармый. Халык арасында дулкынлану сизелә. Алдагыраклар үтә күренмәле тәрәзәгә елышкан. Чиратта балалы хатыннар да, таякка таянган уфтанып басып торган әби-бабайлар, шыбыр тиргә баткан дәү гәүдәле ханымнар, ачулы йөзле абыйлар һәм тагын әллә кемнәр бар. Унбишләп кеше торабыз. Иртән кеше күп булыр дип мин соңрак бардым. Тәрәзәнең теге ягында ниндидер авазлар ишетелә. Сизәм, бу кешеләргә ошамый, сәбәбен генә аңламыйм. Тәрәзә аша ике як та кычкырыша.

Баксаң, теркәлү бүлмәсендә эш тукталган – компьютерлары эшләми, шул сәбәпле халыкны терки алмыйлар икән. Моңа кадәр теркәлгәннәр дә аннан табибка керү өчен талон да, медицина карталарын ала алмыйлар.

– Мы не можем вас записать, чо кричишь-то, чо кричишь-то?

– Да, бл...я скока можно уже стоять? Записывай!

– Да не могу я, компьютер завис...

Бәй, миңа, бәлки, монда басып тору да кирәкмидер, "бульничный"ны башка җирдән алырга кирәктер, дип титаклап чираттан чыгып алга таба ике метр киткән идем һәм бу ялгыш хәрәкәтем хастаханәдәге "Болотный мәйданын" чыгарыннан чыгарды.

"Ну куда лезешь без очереди!", "Молодежь совсем обнаглела!" "Встань в конец очереди!" Бәәәәй, мәйтәм, мин монда гына тордым бит, дим, "Күрмәдек", диләр. Ничек шулай алдап була, шаккатам?! Һәм барысы да ачулы, фронтның ике ягы да бер-берсенә нәфрәт белән карап тора. Путинның рейтингын күтәрүчеләрнең 89 процентының бер өлешен шушы кешеләр тәшкил итә икән, алар бит илдәге авырлыкны кимендә шат йөз һәм сабырлык белән кабул итәргә тиеш ләбаса.

Авыруларны да аңлап була: кешеләр фәлән көнне белгечкә күренер өчен талон алырга килә икән, языла һәм кире кайтып китә. Әмма алар моңа кадәр электрон хөкүмәт аша, яки хастаханә сәхифәсе аша теркәлә икән. Интернет аша бер теркәлгәч, тагын ни өчен баласын өстерәп, авыру килеш хастаханәгә килергә соң?!

Менә бу юлы да компьютер эшләмәгәч, алар яңадан килергә тиеш булып чыга. Интернет тормышны җиңеләйтер өчен уйлап чыгарылган, өйдән чыкмыйча, эштән аерылмыйча шалт итеп кирәген башкарыр өчен җайланган ул. Әмма бездә интернетның максатын санга сукмыйлар булып чыга түгелме? Барыбер килеп теркәләсе.

Иң кызыгы – 16нчы санлы хастаханәдә барып чыкмагач, күрше 13нче санлы хастаханәгә киттем. Анда "мәйдан" юк иде, ипле генә мөгалләмә булды, әмма ни хикмәт, документ бирәм дигәндә дә могҗизаи очрак – монда да, ләгънәт, компьютер эштән чыкты. Сукрана-сукрана аны яңадан эшләтеп җибәрделәр. Беренче тапкыр гына түгел бит, күнегелгән!

Балалар хастаханәләрендә дә шул ук хәл дип зарланучылар күп. Балалар поликлиникасындагы белгечләргә электрон чират белән кертәләр. Әмма бәхетлеләр чиратына эләгер өчен ике атна алдан төнге 12дә интернетка кереп язылырга кирәк. Шул очракта гына теләгән вакытка язылырга мөмкин. Иртәнге бишләргә инде чират тулган була, дип сөйлиләр. Дөрес, электрон хөкүмәтне уйлап табучылар изге нияттә булган, әмма ул гамәлдә һәм узган гасырдагы кебек каләм белән кәгазь кулланмыйбыз дип шапырыну иртәрәк әле.

XS
SM
MD
LG