Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда урам җыеннары уздыруга урын юк: сәбәпләре нәрсәдә?


Элек Хәтер көне Ирек мәйданында узса, хәзер анда урам җыеннары рөхсәт ителми. 2010 ел фотосы.
Элек Хәтер көне Ирек мәйданында узса, хәзер анда урам җыеннары рөхсәт ителми. 2010 ел фотосы.

Татар иҗтимагый үзәге вәкиле Галишан Нуриәхмәт Казанда митинглар уздыруны сорап язган мөрәҗәгатьләр бернинди аңлатусыз кире кагыла дип әйтә. Шул мәсьәләне тикшерүне сорап, ул Татарстан Конституция мәхкәмәсенә шикаять иткән.

30 октябрьдә Татарстан Конституция мәхкәмәсендә Татар иҗтимагый үзәге рәисе Галишан Нуриәхмәтнең “Ватандашларның җыеннар, митинглар, демонстрацияләр, урам йөрешләре һәм пикетлар үткәрү хокукларын тормышка ашыру өчен шартлар тудыру турында”гы республика канунында каралган нигезнамәләргә шикаяте каралачак. Нуриәхмәт Азатлыкка әйтүенчә, хәзер пикет уздыру өчен сораган урыннар кире кагыла һәм аның сәбәпләре аңлатылмый.

“6 ноябрь көнне Татарстан Конституция көнен үткәрүне сорап Казан шәһәр хакимиятенә мөрәҗәгать иттек. Җәмәгать оешмалары берсе дә бу бәйрәмгә берни әзерләми. Шуңа Татар иҗтимагый үзәге аны үзе үткәрмәкче иде. Шуңа Казанда дүрт урынны сорап мөрәҗәгать иттек: Ирек мәйданы, Камал театры алдында, Бауман урамында һәм Меңъеллык мәйданын. Бөтен бу урыннарда үткәрүне кире кактылар һәм бернинди аңлатма бирмәделәр. Башта вакытын 13.30 дип билгеләгән идек, аннары инде иртәнге 11.00 дип һәм бу урыннар ни өчен бирелмәгәннең сәбәпләрен сорап яздык. 30 октябрьдә Конституция мәхкәмәсендә дә ни өчен чара уздыруга сораган урыннарда рөхсәт ителмәү сәбәпләре турындагы мәсьәләне карарга тиешләр.

Хәзер менә урам чарасы үткәрергә дисәк, Казанда андый урын юк. Шулай итеп Русия конституциясенең 31нче маддәсе “Татарстанның митинглар үткәрү турында”гы кануны белән юкка чыгарыла.

Галишан Нуриәхмәт
Галишан Нуриәхмәт

Без Хәтер көнен үткәрүне сорап берничә урын сорадык. Шул урыннар өчен вакытны 20 тапкыр үзгәртеп карадык, ләкин урынны "Казан" милли мәдәни үзәгенең каршында түгел, ә кырыенда, җил өрә торган урында бирделәр. Картлар катып үлсен дигәннәрдер инде. Аның алдында дип язуга карамастан, кырыена куып чыгардылар бит”, ди ул.

Галишан Нуриәхмәт әйтүенчә, “митинглар турында”гы канунны алар киләчәктә Русия Конституция мәхкәмәсенә шикаять итмәкче, чөнки Татарстанныкына бирүдән мәгънә булмавын әйтә.

2009 елда мәхкәмә биналарына 250 метрдан якынрак протест чараларын тыючы карар белән Ирек мәйданында пикет-митингларны тыеп караганнар иде инде. Ул чакта журналист Ирек Мортазин тыючы канунны Русия югары мәхкәмәсе аша гамәлдән чыгаруга иреште.

Әлеге хәлдән соң Татарстан парламенты дәүләт оешмалары, уку йортлары, хастаханәләр, дини оешмаларга якын урыннарда каршылык чаралары уздыруны тыючы канун кабул итте.

"Урам чараларын тыю иртәме-соңмы шартлауга китерәчәк"

"Новая газета" журналисты Ирек Мортазин үз тәҗрибәсеннән чыгып, Татарстан Конституция мәхкәмәсенең Галишан Нуриәхмәт шикаятен канәгатьләндерүенә шик белдерә. Илдә гражданлык институтлары эшләмәгәнгә, мәхкәмәләр үз эшен башкармаганга һәр шикаять тә хакимиятләр файдасына гына хәл ителә дигән фикердә ул.

Ирек Мортазин
Ирек Мортазин

"Үз вакытында мин Казан шәһәре мэрын халык сайламауны Конституция мәхкәмәсенә шикаять иткән идем. Мәхкәмә, халыкның мэрны сайларга хокукы бар, халык депутатларны сайлый, ә депутатлар мэрны, дип карар чыгарган иде. Менә мин сезгә баш тартуның сәбәпләрен аңлаткан ун битлек язуны ике сүз белән әйтеп бирдем.

Монда да (Галишан Нуриәхмәткә) шулай ук сезне тыймыйлар бит, әнә Аккош күлендә, Каенлыкта, булмаса, әнә стадионда үзегезнең пикет-митингларыгызны үткәрегез, нигә кирәк ул сезгә үзәктә үткәрү, сез үзегезнең чарагыз белән башка кешеләргә комачаулаячаксыз дип әйтәчәкләр. Әле җәмәгатьчелек үзенең чараларын шәһәр үзәгендә үткәререргә тиешлеге турында кайда язылган дип тә өстәячәкләр. Анда (Конституциядә) халыкның урам чаралары үткәрергә хокукы бар дип кенә язылган, ә кайда үткәрүне хакимиятләр хәл итәргә тиеш диячәкләр", ди Мортазин.

Аның фикеренчә, соңгы вакытта Татарстанда урамда җәмәгатьчелек чараларын тыю Татарстан президенты идарәсеннән үк килә.

"Монда президент аппараты башында хәрбиләрчә фикер йөртүче кешенең утыруын да онытмаска кирәк. Ул, иректә булуыгыз, ул сезнең уңыш түгел, ә безнең эшләп бетермәвебез, дигән структура мәктәбен үткән. Хәзер хакимияттәгеләр җәмгыятьтәге протест кәефле төрле төркемнәр белән конструктив диалог алып бару, уртак фикергә килү кирәк икәнлеген аңламый. Хакимият һәм җәмгыять арасында бушлык. Хакимият җәмгыятьнең үз фикерен белдерергә омтылуын кырыс рәвештә контрольдә тотарга өйрәнде.

Хәзер протестлар аш бүлмәләренә, социаль челтәрләргә күчте. Кызганыч, иртәме-соңмы бу хәл социаль шартлауга китерәчәк. Һәм меңәрләгән кешеләр хакимиятләр белән килештермичә урамнарга чыгарга мөмкин. Мин бу шартлау көтелмәгәнчә килеп чыгарга, кан кою да булырга мөмкин дип куркам", ди Мортазин.

Халыкның тормыш хәле начараю да, журналист фикеренчә, социаль шартлауны якынайтырга мөмкин.

"Әле берничә ел элек кенә, нефтьнең бәясе югары вакытта, протест кәефләрен нефтьтән кергән доллар акчалары белән, сөяк ыргыткан кебек, пенсияләрне һәм башка льготаларны күтәреп каплап куеп була иде. Бүген вазгыять бөтенләй башка, акча белән генә халыкның хакимиятләргә мәхәббәтен көчәйтү мөмкинлекләре кими бара", ди Мортазин.

XS
SM
MD
LG