Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 17:15

Татарстан президент атамасын саклап калмакчы


Фәрит Мөхәммәтшин утырышта чыгыш ясый

Фәрит Мөхәммәтшин утырышта чыгыш ясый

Татарстан дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин 26 октябрьдә "Татарстан - яңа гасыр" иҗтимагый-сәяси хәрәкәте утырышында Татарстанда президент атамасын саклап калу өчен мөрәҗәгатьләр, мәхкәмәләр юлы белән көрәш башларга җыенуын хәбәр итте.

Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бу хакта әйтергә дә теләмәгәндер бәлкем. Әмма "Татарстан - яңа гасыр" хәрәкәтенең үткән сайлауларга нәтиҗә ясау һәм алдагы Дума сайлавына эзерлек җыелышында хәрәкәтнең бер әгъзасы торып, президент атамысын яклаган хисле чыгыш ясады, саклап калу өчен референдум үткәрергә тәкъдим итте. Башка темалар белән бергә Фәрит Мөхәммәтшинга бу мәсьәләгә дә аңлатмалар бирергә туры килде.

"Кануни аргументлар бар"

Президентны сайлау кампаниясендә, тавыш бирүдә катнашу республиканы саклап калу белән бәрабәр төшенчә итеп куелган иде. Хәзер бу фикерне үткәрүчеләрнең президент атамасы өчен көрәшне дә күз алдында тотуы ачыкланды дияргә була.

Фәрит Мөхәммәтшин әлегә бу хакта сөйләшергә иртә әле дип искәртсә дә, бу эшнең башлануын сиздерде. Татарстанга президент атамасын алмаштыру өчен вакыт биргән федераль канун 2016 елның 1 гыйнварына кадәр гамәлдә була диде ул.

Татарстан парламенты рәисе һәм шул ук вакытта республикадагы "Бердәм Русия" фиркасе җитәкчесе, "Татарстан - яңа гасыр" хәрәкәте юлбашчысы булган Фәрит Мөхәммәтшин "без бу мәсьәлә белән шөгыльләнәчәкбез" дип ышандырды.

"Без, Татарстан халкының тавыш биргәндә Рөстәм Миңнехановны гына түгел, президент атамасын да яклавына басым ясамакчы булабыз. Шулай ук, кануни яктан та аргументлар бар. Русия конституциясендә төбәкләр үз хакимият оешмаларын үзләре формалаштыра һәм исем бирә ала дип язылган. Без шуны да әйтмәкче булабыз" диде Мөхәммәтшин.

"Халыкны бу сорау бик борчый"

Парламент рәисенең әйтүенә караганда, Татарстан депутатлары президент атамасын бетерергә кушкан әлеге федераль канун гомум федераль кануннар системасыннан узып кабул ителгән һәм Русия Конституциясенең кайбер маддәләренә дә каршы килә дип саный.

Фәрит Мөхәммәтшин чыгышын "Халыкны бу сорау бик борчый, һәр очрашкан җирдә безгә бу сорауны бирәләр, бу бик авыр мәсьәлә әлбәттә, әмма җиңел генә ризалашу дөрес булмас дип уйлыйм" дигән җөмлә белән тәмамлады.

"Путин да әйткән иде"

Соңыннан Татарстан Дәүләт шурасының тел, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты башлыгы Разил Вәлиев та Азатлыкка депутатларның якын арада президент атамасы мәсьәләсенә әйләнеп кайту ихтималын раслады һәм кыскача дәлилләр белән таныштырып чыкты.

Разил Вәлиев

Разил Вәлиев

​"Мин үзем, җаным-тәнем белән, акылым-фикерем белән дигәндәй президент атамасын саклау яклы һәм моның өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә әзер. Һәм без бөтенебез дә шулай эшләргә тиеш дип саныйм. Аның өчен кануни яктан нигез дә бар.

Моңа иң беренче чиратта Русия Конституциясе мөмкинлек бирә, аның буенча төбәкләр хакимият оешмаларының структураларын үзләре билгели ала, шулай булгач, исемен дә бирә ала.

Бу турыда мин генә түгел, башкалар гына түгел, хәтта Русия президенты Владимир Путин да әйтә. "Президент исемен саклап калу-калмау Татарстан халкының үзенең ихтыярында" диде ул. Әгәр шулай икән, димәк безнең тагын бер таянычыбыз бар!

Икенчедән, безнең Конституциядә, ә ул һаман да гамәлдә, президент атамасы әйтелгән, башкача аталмаган.

Аннары сайлаулар булды. Халык 95% якын тавыш белән президентны сайлап куйды, башлыкны түгел, яки башка төрле атама белән түгел. Һәм ул сайлангач, Конституциягә кул куеп президент буларак ант итте.

Монда аргументлар бик күп, шуңа күрә һичшиксез Татарстанда президент атамасы сакланып калырга тиеш дип уйлыйм" диде Вәлиев.

"Вакыт җитеп килә"

​26 октябрдә булган җыелышта Татарстан Дәүләт Шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алга таба Конституция мәхкамәсенә мөрәҗәгать итү мөмкинлеге турында әйтте. Моңа кадәр бу сорауны күтәрмәгәнен ул президент сайлауалды кампаниясе вакытында әлеге мәсьәләне күпертергә теләмәве, федераль канун чыгаручыларның Татарстанга 2016 елга кадәр баш җитәкчегә президент булып калырга рөхсәт иткән чыгарма ясаулары белән аңлатты. Әмма хәзер, аның фикеренчә, яңадан бу сорауны куяр вакыт җитеп килә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG