Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 03:33

Дөньяда кеше хокуклары торышын күзәтеп баручы, хөкүмәттән бәйсез Freedom House оешмасының 28 октябрьдә чыгарылган хисабына караганда, 2015 елда дөньяда интернет иреге тагын да кимегән.

Freedom House интернет ирегенең инде биш ел рәттән кими баруын белдерә. Интернетта җәмәгатьчелек мәнфәгатьләренә кагылышлы мәгълүматны чикләүче, күзләүне арттыручы, шәхси мәгълүматны саклау системнарын җимерүче хөкүмәтләрнең арта баруы әйтелә бу хисапта.

Интернет иреге проектын җитәкләүче Саня Келли "Хөкүмәтләр үзләренә каршы язмаларны бетерү өчен аерым кешеләргә дә, хосусый оешмаларга да басымны арттыра бара", дип белдерде. "Алар гади кулланучыларның технологик яктан белемнәре артуын һәм дәүләт куйган киртәләрне еш кына урап уза алуын белә", ди ул.

Саня Келли

Саня Келли

Шул ук вакытта фикер белдерү иреген саклау өчен хәлиткеч булган кораллар чикләнә бара.

"Онлайн шифрлауны һәм анонимлыкны көчсезләндерү һәркемгә, бигрәк тә кеше хокукларын яклаучыларга һәм бәйсез журналистларга интернетның файдасын киметә. Хосусыйлык кораллары интернет кулланучыларны без документлаштырып теркәгән хокук бозулардан саклап килә иде", ди Келли.

Freedom House дөньяда демократия, сәяси иреклекләр һәм кеше хокуклары торышын күзәтеп бара. Аның интернет иреклегенә багышланган быелгы хисабында дөньяда барлык интернет кулланучыларның 61 процентыннан артыгы интернетта хөкүмәтне, хәрбиләрне, җитәкчеләрнең гаиләләрен тәнкыйтьләгән язмалар цензурага дучар илләрдә, һәм 58 проценттан артыгы блогерлар яки мәгълүмат һәм элемтә технологияләрен кулланучылар сәяси, социаль һәм дини мәсьәләләргә караган мәгълүматны тараткан өчен төрмәгә ябыла торган илләрдә яшәве әйтелә.

Бу тикшеренү нәтиҗәләре интернетта цензурага иң нык дучар булган язмаларның хакимиятне тәнкыйтьләү белән бәйле булуын күрсәтә.

Низаглар, коррупция, хакимияттә һәм бизнеста югары урыннар биләүче җитәкчеләр турындагы язмалар, оппозиция сәхифәләре, сатира да тикшерелгән илләрнең өчтән икесендә цензурага дучар булган.

Былтыр 65 илнең 37сендә хакимиятләр хосусый ширкәтләрдән һәм интернет кулланучылардан сәяси, дини яки социаль мәсьәләләргә караган язмаларны чикләүне яки бетерүне таләп иткән булса, быел андый илләр саны 42гә җиткән.

65 илнең 40ында сәясәткә, дингә яки җәмгыятькә кагылышлы язмалар өчен кешеләрне иректән мәхрүм иткәннәр. Былтыр андый илләр 38 булган.

65 илнең 14ендә 2014 елның июненнән соң интернетта күзләүне арттыру турында кануннар чыгарылган һәм аннан да күбрәк илләр күзләү җиһазларын арттырган.

XS
SM
MD
LG