Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 18:37

Кубаньда Сүриядә һәлак булган Русия хәрбиен җирлиләр


Вадим Костенко турында социаль челтәрләргә таянып 27 октябрьдә Conflict Intelligence Team (CIT)хәбәр итте. Саклану министрлыгы егет үз-үзенә кул салган дип белдерә.

Бүген Кубаньның Гречная Балка авылында Сүриядә һәлак булган Русия контрактнигы Вадим Костенконы җирлиләр.

Алдагы көнне кич белән Костенко өенә машинада табут китерелде. Хушлашуга бөтен авыл җыелды.

Краснодар төбәгеннән Сүриядә һәлак булган Вадим Костенко турында социаль челтәрләргә таянып 27 октябрьдә Conflict Intelligence Team (CIT) хәбәр итте. Аларның мәгълүматларына күрә, 19 яшьлек егет 24 октябрь көнне һәлак булган. Нәкъ шул көнне Сүрия оппозициясе Русиянең Хмеймин базасына һөҗүм итәргә тырышты. Шуңа да карамастан, бу хәлне күзәтеп баручылар Костенконың нәкъ шул вакытта, яки хәрби чара вакытында үлүен ышанып әйтә алмый.

Кичә соңрак Сүриядә хезмәт иткән Русия контрактнигы үлеме турында Саклану министрлыгында да расладылар. Анда хәрби үз-үзенә кул салган, аның йөргән кызы белән проблемнары булган дип белдерделәр. Вадим Костенконың ата-аналары Reuters агентлыгына биргән әңгәмәдә улларының үз-үзенә кул салуына ышанмавын әйттеләр. Русия саклану министрлыгы әлеге фаҗигане тикшерергә вәгъдә итә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG