Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 13:17

"Исмай, кал" да, Яуширмәдә һәйкәлне мыскыллау да Русия җитәкчелегенең һәрьяклап гопниклык культын сеңдерү нәтиҗәсе.

Вконтакте социаль челтәрендәге "Труженики села Кутлушкино" дигән биттә (татарчасы "Яуширмә авылы хезмәтчәннәре" була торгандыр) Марат Вәлиев исемле егет кисәге үзенең дусты белән фотоларын элеп куйган. Бу икәү Җиңү постаментындагы солдат һәйкәленең муенына асылынып, "сыра эчертеп", Бөек Ватан сугышы каһарманы Габделәхәт Вәлиев хөрмәтенә урнаштырылган барельефка сөялеп фотога төшкәннәр. Сугыш каһарманы белән сыра каһарманының бер фамилиядә булуы бу Марат Габделәхәт агайның оныгы түгелме икән дигән шик уята.

Чистай районының Кутлушкино – Яуширмә авылы татарның бөек улы, мәгърифәтче Гаяз Исхакыйның туган ягы. Без татарның бөек уллары белән горурланабыз, яшь буынның уңышлары өчен сөенәбез. "Бер тамчы дегет бер мичкә балны боза" дигәндәй, театр фойесында тавык ботарлап утырган гаиләне, татар "солянка"сына килгән исерек апаларның утырган урыннарыннан торып басып биюләрен күрәсең дә, туктатыгыз Җир шарын, мин төшеп калам диясе килә башлый. Андыйларын татар исемлегеннән төшереп калдырасы килә, юк, булмый. Бәлки, бу малайлар Яуширмәнеке дә түгелдер, бәлки, килгән кешеләрдер, аларны Исхакый якташлары дип әйтү дә дөрес түгелдер. Әмма фотолар 2011 нче елда ук урнаштырылган, төркемдә дистәләгән шул авыл кешесе бар. Өч-дүрт тискәре комментарийдан кала бернинди реакция булмаган.

Монда шуны әйтеп китәргә кирәктер – авыл саен мондый постаментлар урнаштыруга мин үзем шәхсән каршы. Җиңү һәйкәлләре культы совет чорында, православие белән исламга каршы көрәш вакытында халыкка тагылган ясалма дин. Һәр торак пунктта урнаштырылган постамент янындагы күренешләр мәҗүсилек ритуалларын хәтерләтә – аның янына билгеле бер даталарда җыелышу, бер минут тынлык, ут януы, постта торулар. Бу һәйкәлләр сугыш афәтен онытмас өчен дигән бөек теләкләр белән урнаштырылган дип аклансак та, халыкны бер генә сугыштан да алып кала алганнары юк әлегә. Әмма бу бөтенләй башка мәсьәлә. Ни генә булса да, һәйкәлне мыскыл итү – вандализм һәм ул кискен тәнкыйтьләнергә тиеш. Каян килә шундый гадәтсезлек?

Бер яктан үзәк мәгълүмат чаралары көн-төн Көнбатышның череп таркалган, ә Русиянең бик рухи булуын сөйләп тора, икенче яктан, ил җитәкчелеге һәрьяклап гопниклык культын сеңдерә. Күпме генә русиялеләр бик рухи дип сайрасалар да, чынлыкта рухи да, акыллы да, белемле дә, зыялы да булу көн тренды түгел. Беркемне санламыйча, көч белән проблеманы хәл итүчеләр яхшы һәм маладис дигән караш сеңдерелә. Циник рәвештә "Курск" су асты көймәсе турында "Батты ул" дию дә, "бәдрәфтә манчыйбыз" диюдән башланды, хәзер дә шул дәвам итә. Грузия белән сугышта да, Украина белән низагта да көчленеке замана дигән сәясәт алга этәрелде.

Зыялы, рухи кешеләр заманасы түгел бүген. Көчленеке замана сәясәте сугыш, низагларда гына түгел, тормыш-көнкүрешнең һәр өлкәсендә алга этәрелә. Кайсы җитәкчеләр популяр? Миллионлаган кешенең башына җиткән Сталин. Бөтен нәрсәне көч белән хәл иткән Рамзан Кадыров иң булдыклы регион башлыгы исәпләнә.

Кул астындагыларга "сез" дип мөрәҗәгать иткән җитәкче булдыксыз һәм җебек итеп кабул ителә. Бу Татарстанда да шулай. Менә зыялы Искәндәр Ясәвиев белән үзенең гопникларча кыланмышлары белән танылган Равил Җиһаншин конфликты. Зыялы Искәндәр Ясәвиевнең күлмәген дә ерттылар, штраф та түләттеләр, эшеннән дә кудылар. Равил Җиһаншин экраннарда балкый.

Татарстан президентының сайлау алды агитациясендә пиар белгечләре "көчле, ышанычлы, безнеке" шигарен этәрделәр. Игътибар итегез – акыллы, белемле сүзе юк монда. Иң беренче – көчле. Көчле икән, димәк, ышанычлы, көчле икән, димәк – безнеке.

Бар нәрсәне көч белән хәл итәргә этүне пропагандалау югарыдан аскарак төшә һәм нәтиҗәдә, иң "рухилар" үзләренең "текәлекләрен" күрсәтә – үзеннән көчсезне тотып төя, башка каһарманлыгын күрсәтә алмаса, ветеран һәйкәленә сыра булса да эчертә.

Гопниклык күренеше барлык өлкәләргә шулкадәр тамыр җәя бара, моның ни белән тәмамланачагы һәм нәрсәләргә китерәчәге билгесез. Бу күренеш яшәешнең һәр өлкәсенә керде, шулай тиеш һәм дөрес итеп кабул ителә башлады.

Менә күптән түгел генә "Исмай, кал" дигән клип пәйда булды. Яңа карашлы буын төшергән "прикол" видео дип бәяли ютубта фикер калдыручылар. Мин моны гопниклык күренешенең бер чагылышы дип бәялим. Авылда яшәп калам дип уйлаган Исмәгыйльне авылдан куып чыгарырлык әйбер. Авыл кешесенә өстән карау, авыл хезмәтен мыскыл итеп сурәтләү. Кәҗә ирек сөючән хайван, кәҗә бәтиен кызылга буяп, муенчакка бәйләп аны эт кебек өстерәп йөртү миндә нәфрәт уята. Бу кызлар гомерләрендә дә йорт хайваннарының ни икәнен дә белмәгән, аларны тәрбияләп тә карамаган. Караган булсалар, кәҗә кебек иркә, ирек сөючән һәм хуҗасына тугры хайванны шулай җәберләмәсләр иде.

Шушы кадрларга нәфрәтләнеп, мин әле клипның бер элементына игътибар да итмәгәнмен. Авыл мулласы турында сүз барганда зур кара этне күрсәтәләр. Әмма бу элементны күргәч тә, гаҗәпләнмәдем – авыл кешесеннән көлгән һәм хайванны рәнҗеткән клип өчен бу бик гармонияле килеп чыккан. Гопота!

Һәйкәлгә сыра эчертеп төшкән малайлар һәм бу клипны чагыштырып карыйм. Кайсысы ни дәрәҗәдә тәэсир көченә ия? Минемчә, бу клипның җимергеч көче зуррак. Бу малайларның фотоларын кем генә күрә? Күргәндә дә күпчелек аларның бу адымына нәфрәтен белдерә, ә кемнәрдер көлә дә, башка битләргә күчә. Профессиональ оператор төшергән, визуаль яктан яхшы сыйфатлы видеоклип аша авыл кешесенә үзенең авыллыгыннан хурланырлык фикер сеңдерү ул күпкә зыянлырак. Ул күбрәк кешеләрнең аңына сеңәчәк.

Билгеле, илбашы "манчыйбыз" дип шапырынып гопниклык культурасын сеңдермәгән илдә дә вандаллык, хулиганлык күренешләре була – тәрбиясез кешеләр һәр җирдә бар. Ә инде "манчып" яшибез икән, билгеле, малайларның һәйкәлгә сыра эчерүе, кызларының мулланы эт белән чагыштырып, бичара йорт хайваннарын муенчак белән өстерәп йөрүләре бик гадәти күренешкә әйләнә. Гопниклык – рухилык, зыялылык – ахмаклык, кеше хокукларын таләп итү – мескенлек итеп кабул ителә. Без кабат бер нәрсә уйлап, икенче нәрсә эшләп, өченчесен сөйли торган заманга әйләнеп кайттык.

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG