Accessibility links

Кайнар хәбәр

Федерация шурасы әзер ит ризыкларын Русиягә кертүне тыймакчы


Түрә чи итне кертүне тыю, ә аннан ясалган ризыкларның рөхсәт ителүен дөрес түгел дип саный.

Федерация шурасында чит ил ит ризыкларын, шул исәптән консерваларны кертү тыярга тәкъдим иттеләр. Аграр-ризык сәясәте комитеты башлыгы урынбасары Сергей Лисовский Русиягә чи итне кертү тыелу, ә аннан ясалган әйберләргә рөхсәт ителүне "гаҗәп" хәл итеп атады. Аның сүзләренчә, ит консервалары эмбарго исемлегенә "техник хата" сәбәпле кертелми калган. Түрә хәзер профиль комитетларның чикләүләрне киңәйтү мөмкинлеге мәсьәләсен тикшерүен әйтте.

Узган елның август аенда Украинадагы низаг өчен көнбатыш Русиядәге ширкәтләргә һәм физик затларга чикләүләр кертте. Мәскәү моңа каршы азык-төлек кертүне тыйды. АКШ, Европа берлеге илләре, Канада, Австралия, Норвегиядән ит, сөт һәм башка кайбер азык-төлекне 2014 елның августыннан Русиягә кертү тыелган иде.

XS
SM
MD
LG