Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 05:35

Канунга үзгәрешләр кертүне Татарстан президенты Рөстәм Миңнехано тәкъдим итә.

Татарстан президенты мөһим мәсьәләләрне хәл итү өчен республика вәкилләренә ике срок кына аз дип саный. Хәзерге вакытта "Татарстан вәкилләре турында"гы канунда алар үз вазифаларында бары рәттән ике тапкыр гына кала ала диелгән. "Комсомольская правда" язуынча, Татарстан президенты Миңнеханов канунга үзгәрешләр кертеп, аларны берничә тапкыр билгеләүне тәгаянләштермәкче.

Канун өлгесенә аңлатмада Миңнеханов дөнья илләрендә Татарстан вәкилләрен алмаштыру халыкара мөнәсәбәтләргә начар тәэсир итәргә мөмкинлеген ассызыклый.

Татарстан вәкилләре күп кенә дөнья илләрендә һәм кайбер Русия төбәкләрендә бар.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG