Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Милләтара мөнәсәбәтләрне күзәтү "Татмедиа"ның хәленнән килмәс"


Милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне күзәтеп Татарстан хөкүмәтенә җиткереп тору эше "Татмедиа"га йөкләнде. Галим бу агентлык өстә утырганнарга хуш килгән мәгълүмат кына җиткереп торачак дип белдерә.

26 октябрь көнне Татарстан хөкүмәте "Татмедиа" – республиканың матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының нигезләмәсен үзгәртү турында карар чыгарды. Республикада милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне күзәтеп бу хакта хөкүмәткә җиткереп тору "Татмедиа"га йөкләнде.

Быел апрель башында ФСБның элекке хезмәткәре Игорь Баринов Русиядә федераль милләтләр эшләре агентлыгы башлыгы итеп билгеләнде һәм ул "безгә проблемнарның кайда һәм ни өчен барлыкка килүен, аның ничек үсәчәген алдан күрү мөмкинлеге тудыра торган система булдыру кирәк", дип белдергән иде.

"Татмедиа"га яңа эш йөкләнгән көнне үк, 26 октябрьдә Азатлык агентлык җитәкчесе Айрат Зариповка хат юллады. Анда "Татмедиа"ның эшчәнлеге әлеге федераль мониторингның бер өлеше булып торамы? Эшне оештыру өчен аерым бер бүлек булдыру караламы?" дигән сораулар да бар иде.

Азатлыкның өч көн дәвамында "Татмедиа"га шалтыратулары бернинди нәтиҗә дә бирмәде. Зариповның кабул итү бүлмәсендә утырган Миләүшә ханым үзләренә Азатлык үтенече килүне, әмма җитәкченең бу эшне, ягъни радиога аңлатма бирүне әлегә беркемгә дә төшермәвен әйтте. Азатлык хатта мәкаләнең 26 октябрьдә үк әзерләнәчәген дә күрсәткән иде. 28 октябрь көнне кабул итү бүлмәсендә дә, гомум бүлектә дә телефонны алмый башладылар.

"Мониторинг формаль булачак"

Галим, социология фәннәре докторы Искәндәр Ясәвиев "Татмедиа"ның милләтара һәм динара хәлләрне дөрес күзәтеп барачагына шик белдерә.

Искәндәр Ясәвиев
Искәндәр Ясәвиев

"Татмедиа"ның мондый мониторинг үткәрергә мөмкинлекләре бар дип уйламыйм. Милләтара, динара мөнәсәбәтләр һәм бу өлкәләрдәге низаглар – бик катлаулы мәсьәлә. Аларны тикшерү, өйрәнү өчен, беренчедән, бик төгәл, нечкә алымнар кирәк, ә "Татмедиа"да ул юк. Икенчедән, бу эшне кушучыларга (заказчикларга) бәйле булу ярамый. Бу очракка килгәндә, мониторинг формаль яктан гына эшләнәчәк, җитәкчелеккә ошаган мәгълүмат кына өстәгеләргә ирештереләчәк", ди Ясәвиев.

Министрлык урнына күзәтүче агентлык

Русиядә җәмәгатьчелек дистә еллар дәвамында милләтләр эшләре министрлыгын булдыруны әледән-әле күтәреп килде. Бер кат президент булып, аннан вакытлыча гына хөкүмәтне җитәкләүгә күчеп торган Владимир Путин, инде 2012 елның президент сайлавы алдыннан янә министрлыкның кирәклеге турында сүз башлады. Күрәсең, халык күңеленә мин сайлансам милләтләрнең эшләре дә алга китәчәк дигән оеткы тамызырга теләде ул.

Ул вакытта Путин милли эшләр белән төбәкләр үсеше министрлыгы шөгыльләнүен, әмма аның социаль һәм икътисади юнәлешкә генә игътибар бирүен белдереп, Русиядә милләтләр үсешенең һәм милләтләр арасында аралар яхшыруның икенче планга калуын да белдергән иде.

Путин президент булып алгач озак та үтмәде, 2012 елның 7 июнендә үзенең каршында милләтара мөнәсәбәтләр шурасы төзү турында фәрманын имзалады. Бу яңа оешма милләтара мөнәсәбәтләрдә дәүләт сәясәтен камилләштерү өчен булдырыла дип әйтелде.

Аннары озак та үтмәде, илкүләм милләтләр эшләре омбудсмены булырга мөмкин дигән хәбәрләр дә таралды.

Шул ук вакытта алга таба илдәге милли азчылыкларның мәнфәгатьләрен канәгатьләндерү кимиячәгенә ишарәләр башланды. 2012 елның гыйнварында Путин урыслар гына Русияне хасил итүче төп милләт буларак дәүләтне берләштерә, дип белдерде. Бердәм русияле милләт ясау сәясәте көчәйде, ул илнең милли-сәясәт стратегиясе белән ныгытылды. Аның артыннан ук милли мәгарифне тагын да куркыныч хәлгә куйган "Мәгариф кануны" кабул ителде.

Русиядә 2015 елның язында булдырылган федераль милләтләр эшләре агентлыгының да иң беренче максаты русияле милләтнең бердәмлеген ныгыту дип белдерелде. Агентлык җитәкчесе Баринов: "Вакытында "дөрес диагноз" кую өчен хәзер милләтара, динара проблемнарны күзәтүче, анализлаучы һәм фаразлаучы миниторинг системасы әзерләнә. Милли проблемнар – кризисларның, социаль гаделсезлекнең, коррупциянең мәңгелек иярчене. Хәзерге системалар күп очракта вакыйганы булып узгач кына терки. Ә безгә бу проблемнарның кайда һәм ни өчен барлыкка килүен, аның ничек үсәчәген алдан күрү мөмкинлеге тудыра торган система булдыру кирәк", дигән иде.

Милләтләрнең үсешенә һәрьяклап ярдәм итәрдәй, милли проблемнарны, каршылыкларны чишәрдәй оешма кирәк дип өметләнүчеләргә Кремль үзенә генә файдалы, милләтләрнең әз генә кыймылдавын да күзәтеп, контрольдә тота торган система булдырып куйды.

XS
SM
MD
LG