Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сафинар Җәмилева: Баш күтәрсәк, милләтебезне югалтачакбыз


Сафинар Җәмилева
Сафинар Җәмилева

15 ел барган халыкара тикшерүдән соң "хатын-кызлар низагларны тиз чишә, солых озын мөддәтле була", дигән нәтиҗә ясалды. Кырымтатар юлбашчысы Мостафа Җәмилевнең тормыш иптәше дә шул ук фикердә.

БМОның хатын-кызлар мәсьәләре белән шөгыльләнүче аерым оешмасы 2000 елның октябрендә кабул ителгән резолюциянең тормышка ашырылуын тикшереп кызыклы нәтиҗәләр игълан итте. 1323 санлы резолюция “Хатын-кызлар, тынычлык һәм иминлек” дип аталган иде. 15 ел элек аны әзерләүчеләр низаглы төбәкләрдә тынычлык урнаштыру эшенә күбрәк хатын-кызларны җәлеп итүне таләп итте, тынычлык урнаштыручы көчләргә хатын-кыз хәрбиләрнен алырга киңәш итте. Нәтиҗәләр тикшерелде, хисап әзерләнде. Авторлар бертавыштан “резолюция һәм хисапның максаты БМОның тынычлык урнаштыру ысулларын үзгәртү” дип белдерде.

Хисапка караганда, дөнья буйлап соңгы 15 ел эчендә 181 тынычлык килешүе төзелгән. Сөйләшүләрдә катнашучыларның уртача 35 проценты хатын-кызлар булган. Хатын-кызлар катнашкан процессларда солыхның озын мөддәтле булуы күзәтелә. Тынычлык турында килешүләр кабул иткәндә хатын-кызлар алга таба тормышның социаль, икътисади һәм юридик якларын да күзаллый, диелгән бу хисапта.

Хатын-кыз максаты – сугышны булдырмау

Русиядә милитаризм патриотизмга тиңләштерелгәндә, балалар бакчасыннан ук балалар корал тотарга өйрәнгәндә, Хатын-кызлар оешмасы сугышка җиткермәү, низагларны тыныч итеп чишү кирәклеге турында белдерә. Мисаллар белән дәлилләнгән хисапта бу яхшы чагыла. Хатын-кызның солых урнаштыруга керткән өлеше әле генә Нобель тынычлык комитеты бүләгенең кемнәргә бирелүеннән дә күренде. Тунисның "Милли диалог квартеты" 2011 елда илдә кабынган Ясмин инкыйлабы вакытында демократик үсеш юлы сәясәтен алга сөреп дәвам итү тырышлыклары өчен бүләкләнде, процесста катнашучыларның берсе – хатын-кыз иде.

Германиягә килгән йөзләрчә мең качакка каршы радикалларны канцлер Ангела Меркель үзенең каты кискен сүзе белән туктатып тора. Германиянең саклану министры да, Урсула фон дер Ляйен – җиде бала анасы.

Финляндиядә Тарья Һалонен 12 ел президент булды (2000 - 2012). Норвегиянең хәзерге премьер-министры – Эрга Солберг. Узган атнада Непал тарихында беренче тапкыр хатын-кыз президент итеп сайланды. Аңарчы Бидхья Бандари саклану министры булган.

Ватаннарына кайтканнан бирле иң авыр хәлдә калган кырымтатарларның хәзерге хәлен җиңеләйтү өчен сөйләшүләр һәм төрле дәрәҗәдәге очрашуларга хатын-кызларның да катнашуы мөһим. Әмма андый хатын-кыз юк, диде Азатлыкка кырымтатар ветеран юлбашчы Мостафа Җәмилевнең тормыш иптәше Сафинар ханым.

Мостафа һәм Сафинар Җәмилевлар
Мостафа һәм Сафинар Җәмилевлар

"Без болай да бердәм халык. Безне берләштерер өчен лидер кирәкми. Хатын-кызларыбыз балалар өчен курка, гаиләләре өчен борчыла. Карап-карап торам да – безне монда соңгы көчебездән, каршы тору көчебездән мәхрүм иттеләр. Русиядә халыкларны изү һәм юк итү бик югары дәрәҗәгә куелган. Бүгенге көндә Русияне кемдер туктатыр дигән өмет белән төрле яктан хәбәр көтмәгән кырымтатар гаиләсе юктыр", диде Сафинар ханым.

Русиянең үзендә дә хәрби низагларны булдырмаска чакырган һәм моның өчен төрле дипломатик чаралар күргән лидер хатын-кызлар юк. Югары мөнбәрләрдән хатын-кызларның бу тормыштагы максаты кияүгә чыгып бала табу гына дип сөйләп торалар. "Милләтне саклау" ул җыр-бию түгел, беренче чиратта ир-егетләребезнең сугышларда һәлак булуына юл куймау, диде Сафинар Җәмилева.

"Бәлки бездән күбрәк көтәләрдер. Инкыйлап, ачык протест көтәләрдер. Бу мөмкин түгел. Халкыбызны бөтенләй югалтачакбыз. Безнең халкыбыз бик актив, хатын-кызлар да. Монда кешеләр мәхкәмәләрдән дә, хәтта төрмәдән дә курыкмый. Ләкин безне юк итү бара бит. Русияне беркем дә туктата алмый, шуңа күрә без көтәбез генә", диде Сафинар ханым.

Сафинар Җәмилева: Көч куллану милләтебезне бетерәчәк
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:53 0:00
йөкләү

Тормыш иптәше Мостафа Җәмилевнең Кырымга аяк басмаганына елъярым вакыт узды. Сафинар Җәмилева Кырымда яши. Аның 20 ел җитәкләгән Кырымтатар хатын-кызлары оешмасы да аннексиядән бирле эшләми.

"Эшебез – күп балалалы гаиләләргә, ятимнәргә булышу иде. Халкыбызның иҗтимагый тормышында катнаштык, күпмедер дәрәҗәдә мәдәният үсешенә, тел үсешенә дә үз өлешебезне керттек, халыкара фестивальләрдә катнашып, милли киемнәребезне, җыр-биюләрне күрсәттек. Шуннан артыгын булдыра алмадык, хәзерге шартларда инде бөтенләй эшли алмыйбыз. Русия кануннары белән теркәлгән булсак та, эшебезне дәвам итә алмаган булыр идек, чөнки без Төркия, Романия, Болгарстан, АКШтагы татар диаспоралары белән тыгыз элемтәдә эшләдек, хатын-кызларның барлык халыкара оешмаларына кергән идек без", диде Сафинар Җәмилева.

XS
SM
MD
LG