Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Левада үзәге": русияләрне Сүрия хәрби чараларына акчаларның күп тотылуы куркыта


"Левада үзәге"нең соңгы сораштыруы әле дә халыкның күпчелеге Русиянең Сүриягә хәрбиләр кертүенә каршы булуын күрсәтте.

Русияләрнең 41% социаль мәсьәләләрне хәл итү өчен мөһим булган акчалар Сүриядәге хәрби чараларга китер дип курка. 39% Сүриядәге сугышта Русия хәрбиләре һәлак булуы яисә аларга карата теракт оештырылуын иң зур зыян дип саный. Бу хакта "Левада үзәге" сораштырулары күрсәтә. Башка куркынычлар арасында "бу сугышта озакка батып калу" һәм Русиядә тыелган "Ислам дәүләте" оешмасы тарафыннан террор янауларының арту мөмкинлеге әйтелә.

Шул ук вакытта сораштырылганнарның 66% әле дә Сүриягә хәрбиләр кертүгә каршы. 54%һава һөҗүмнәре, 62% хәрби сөйләшүләр һәм корал бирү, һуманитар ярдәм күрсәтү яклы. Шул ук вакытта 59% русиялеләр качакларны кабул итүгә әзер түгел.

Алдагы көнне РБК тикшерү мәгълүматларын бастырды. Анда әйтелгәнчә, Сүриядә хәрби чаралар Русиягә көн саен ике миллион ярым долларга төшә.

XS
SM
MD
LG