Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 11:52

Быелгы Сахаров бүләгенә Согуд Гарәбстаны блогеры Раиф Бадави лаек дип табылды


Согуд Гарәбстанында җәмәгатьчелек алдында чыбык белән суктыру әле дә гамәлдә.

Интернеттагы язмача белдерүләре өчен төрмәгә утыртылган һәм кыйналган Согуд Гарәбстаны блогеры Раиф Бадави 2015 елда Европа парламентының Сахаров бүләге җиңүчесе дип аталды. Ул бу бүләккә фикер иреклеге өчен лаек булды.

31 яшьлек Бадави 2012 елда Согуд Гарәбстанының дини сәясәтен тәнкыйтьләгәне өчен кулга алынган иде. Ул интернетта исламны мыскыллавы өчен 10 ел төрмә һәм 1000 тапкыр чыбык белән суктырылуга хөкем ителде. Гыйнвар аенда ул җәмәгать алдынңа 50 тапкыр суктырылды. Калаган суктырулар бер дистәләрчә тапкыр үзгәртелде. Рәсми рәвештә сәламәтлеге сәбәпле дип аңлатылса да, моңа халыкара протестларның да күп булуы тәэсир иткән булырга мөмкин.

Бадавины әлеге бүләккә тәкъдим иткән Европа парламенты вәкиле Тамас Мешериксның сәяси төркеме «Согуд Гарәбстанында үз идеяларын белдергән кешеләр җәзалаулар һәм үтерү белән күбрәк очраша барганда без дәшми тора алмыйбыз», диде.

Совет диссиденты Андрей Сахаров истәлегенә Фикер иреге өчен дигән бүләкне Европа парламенты 1988 елда булдырды. Аның күләме 50 мең евро.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG