Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 11:11

Элегрәк җәмәгать тыңлауларында Казанның Хороводная урамында мәчет төзүгә каршы чыкканнар иде.

Казан башкарма комитеты Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенә мәчет төзелешкә урын бирү турында җәмәгать тыңлаулары уздыра. Ул быелның 16 ноябренә билгеләнгән. Мәчетне Авиатөзелеш районы Лечебная урамында төзү карала.

“Реальное время” язуынча, мәчет 1 221 кв. метрда барлыкка киләчәк. Кадастр харитасына күрә, бу урын 12нче хастаханә җирлегенә туры килә.

Белның февраль аенда Казанның Вахитов районындагы Хороводная урамы халкы җәмәгать тыңлауларында мәчет төзелешенә каршы чыккан иде. Соңрак мәчетне 820 кв. метрда төзү килешенде.

XS
SM
MD
LG