Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 11:30

Золымнарга нигез салган Дзержинскийга Төмәннең Кырынкүл авылында һәйкәл тора


Төмән янындагы Кырынкүл авылында репрессияләр системасын булдырган Дзержинскийга һәйкәл

Төмән янындагы Кырынкүл авылында репрессияләр системасын булдырган Дзержинскийга һәйкәл

Төмән янындагы Кырынкүл авылында Русиядә репрессияләр системасын булдырган Дзержинскийга һәйкәл тора. Төмәннәрнең бу һәйкәлгә мөнәсәбәте төрле.

30 октябрь Төмәндә дә сәяси золым корбаннарын искә алалар. Китапханәләрдә күргәзмәләр, мәктәпләрдә бу золымны башларыннан кичергәннәр белән очрашулар узачак. Төмән өлкәсендә бүген акланган һәм сәяси золым вакытында зыян күргән сигез меңләп кеше яши. 2011 елдан бирле аларга 30 октябрьдә 500 сум акча да өләшәләр.

Шәһәр үзәгендәге элек НКВД урнашкан бинаның ишек алдында митинг, атып үтерелгәннәрне минутлык тынлык белән искә алу, чәчәкләр салу да каралган. Бу бина ишек алдында 1930 елларда кешеләрне күпләп атып үтерәләр, хәзер анда зур ташка истәлек тактасы куелган.

Төмәндә биш урында репрессия корбаннарына истәлек тактасы бар. Һәлак булганнар күпләп җирләнгән урыннарның берсе – шәһәр читендәге каенлыкта. 30-нчы елларда элекке үләт базына (хәзер анда ДОСААФ һава аланы) атып үтерелгәннәрне күпләп җирлиләр. Алар арасында татарлар һәм дин әһелләре дә күп була. 1934-38 елларда Төмәндә 2500ләп кеше атып үтерелә.

Төмәндә элек НКВД булган бинаның ишек алдында күпләп атылганнар истәлегенә куелган таш

Төмәндә элек НКВД булган бинаның ишек алдында күпләп атылганнар истәлегенә куелган таш

Илдә Сталин идарә иткән вакытта, 1920 еллар ахырыннан 1950 еллар башына кадәр ил өстендә сәяси золым хөкем сөрә, әмма күпләп юк итү Сталин чорына кадәр үк башланган була. Сталин, үз чиратында, Феликс Дзержинский тарафыннан нигез салынган "каршыларны" күпләп юк итү системасын ныгытучы, көчәйтүче була.

Дзержинский хәзерге Беларусның Воложинский районы, элек Русия империясенең Ошмянский өязендәге Дзержиново нәсел биләмәсендә (родовое имение) 1877 елда туган.

Аны күренекле революционер, советлар чорының сәясәтчесе, инкыйлаб һәм саботажга каршы көрәшүче гадәттән тыш комиссиягә (ВЧК) нигез салучы һәм аның башында торган дип тә, шул ук вакытта, массаларга каршы террорны булдыручы һәм аның җитәкчесе, крестьяннар чуалышларын каты кул белән бастыруны оештыручы, Русиянең барлык руханиларын дип әйтерлек юк итүче дип тә бәялиләр.

Ул каршы булганнарны күпләп юк итү, куркытып тору, җәзалау, системасын булдыра. Тарихчы Сергей Мельгунов мәгълүматларына күрә, 1918 елдан 1926 елга кадәр Русиянең 1,7 миллионнан алып 2 миллионга кадәр ватандашы юк ителә. ВЧК үзенең аерым җинаятьчеләр белән түгел, ә "дошман катламнары" белән генә көрәшүен беркайчан да яшерми.

Менә өч ел инде Төмән шәһәре янындагы татар авылы Кырынкүл янында Дзержинскийга һәйкәл тора. Бу һәйкәл 1980 еллар уртасында Төмән өлкәсендәге Голышманово районының эчке эшләр бүлеге каршына куелган була. Аннан соң һәйкәлне алалар һәм гаражда саклыйлар. 2012 елда Дзержинскийның тууына 135 ел тулганда, өлкәнең ветераннар шурасы тәкъдиме белән, Кырынкүл авылына керештәге Чик сакчылары бакчасына куялар.

Дзержинский һәйкәленә карата Кырынкүл һәм Төмәндә яшәүчеләрнең фикерләре бертөрле генә түгел. Дзержинскийның кем икәнен белмәүчеләр дә, кешеләрне юк итү системасын булдыруны хуплаучылар, бу һәйкәлне шартлатыр идем дип әйтүчеләр дә бар.

Һәйкәл ачу чарасында Русиянең Азия өлеше мөселманнары диния идарәсенең Төмән казыяты мөфтие Фатыйх Гарифуллин да катнашкан була. "Һәйкәл чик сакчылары бакчасына куелды бит, үзем чик сакчысы булганга мин анда килгән идем", ди ул.

Фатыйх хәзрәт бу һәйкәл үткәннең нинди булганын искә төшереп тору өчен кирәк дигән фикердә.

Дзержинскийга һәйкәл ачу тантанасы. Фатыйх хәзрәт сафта беренче

Дзержинскийга һәйкәл ачу тантанасы. Фатыйх хәзрәт сафта беренче

"Мин чыгыш ясаганда, бу хәлләр барсы да кичә иде: җимерделәр, ваттылар, дидем. Хәзер без башка заманда яшибез һәм үткәннән сабак алырга тиеш. Без Дзержинскийның ничек кешеләрне юк итүен дә, багымсыз балаларны аякка бастыруын, аларга укырга мөмкинлекләр ачуын һәм аларның күренекле галимнәр, инженерлар булуын да онытмаска тиеш.

Ул заманнарда системасы шундый булган. Безнең бабаларыбызны кулларына корал алырга һәм кешеләргә атарга мәҗбүр иттеләр. Аклар кызылларны, кызыллар акларны үтерергә тиеш иде. Мин хәзер исләрең китәрлек мәгълүматлар таптым, шуларны тикшерәм. Төмән өлкәсендәге Яркәү районында кызыллар кылыч белән 300 кешенең башларын чапканнар. Ә безгә гел аклар начар булган, кызыллар яхшы булган дип күрсәтеп килделәр", ди Фатыйх хәзрәт.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG