Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытайда "бер гаиләдә – бер бала" сәясәте туктатылуы турында игълан ителде


"Бер гаиләдә – бер бала" тәртибе Кытайда кешеләр саны артуын туктату өчен эшләнде.

Кытай коммунистлар партиясе "бер гаиләдә – бер бала" сәясәтен үзгәртүен игълан итте. Хәзер Кытайда ике бала табу рөхсәт ителә. Синьхуа Кытай дәүләт агентлыгы әлеге хәбәрнең Пекинда Компартия үзәк комитеты пленумында белдерелүен җиткерде.

2013 елда бу өлкәдә инде бер ташлама ясалган иде. Ул чакта хөкүмәт ата-ананың берәрсе гаиләдә бер генә бала булган очракта, ике бала табу рөхсәт ителде.

"Бер гаиләдә – бер бала" сәясәте Кытайда 1978 елда башланды. Ул халык санының зур тизлек белән үсүен туктату өчен эшләнде. Кытайда 1 миллиард 370 миллион кеше яши һәм халык иң тыгыз урнашкан ил булып тора.

Кытайда "бер гаиләдә – бер бала" сәясәтен кызлар тууын азайтуга китерүе һәм гендер дисбаланста гаепләделәр. Әлеге сәясәт шулай ук "бер гаиләгә – бер бала" тәртибен бозучы хатын-кызларны көчләп стерилизациягә китерә иде.

XS
SM
MD
LG