Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә сәяси золым корбаннарын искә алалар


Башкортстанда сәяси золым корбаннары искә алу чарасы. 2012 ел фотосы.
Башкортстанда сәяси золым корбаннары искә алу чарасы. 2012 ел фотосы.

Тарихчылар Сталин сәяси золым корбаннарының саны миллионнарча дип белдерә,

Бүген Русиядә сәяси золым корбаннарын искә алу көне. "Мемориал" оешмасы хәбәр итүенчә, Мәскәүдә "Хәтер догасы" дигән чара узачак. Һәлак булучыларның исемнәрен һәм истәлек догасы шартлатылган Покровкадагы Успенский чиркәве скверындагы Трубная мәйданында һәм Ваганьковский зиратындагы 1927-1937 елгы сәяси золым корбаннары һәйкәле янында укылачак. "Хәтер догасы" шулай ук башка шәһәрләрдә дә узачак.

Тарихчылар 1920 ел азагыннан 1950нче ел башына кадәр Сталин золымы корбаннары миллионнарча булган дип белдерә.

2015 елның августында Русия хөкүмәте сәяси золым корбаннары истәлеген мәңгеләштерү сәясәте дәүләт концепциясен булдырды. Премьер-министр Дмитрий Медведев имзалаган әлеге документта "заманага сылтап репрессияләрне акларга тырышу һәм факт буларак аны кире кагу" очраклары мөмкин түгеллеге әйтелә.

Шул ук вакытта әле 2015 елда гына да Русия түрәләре белән килештереп Иосиф Сталинга алты яңа һәйкәл куелды.

XS
SM
MD
LG