Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 03:02

"Исмай, кал" клибы мәгънәсезлек, әмма максатына ирешергә мөмкин"


Автор-башкаручылар, шагыйрьләр "Исмай, кал" клибы мәгънәсез иҗат, татар сәнгатен кимсетә, әмма моңа юмор белән карарга кирәк, ул булмаса яшьләр башка чит илнекен караячак, дип белдерә.

Артист Алмаз Хәмзин "Исмай, кал" кебек клиплар белән элек тә сәхнәгә чыгарга теләүчеләр булды, әмма озак яшәмәделәр, ди. "Татар радиосы"ның элекке мөдире Алмаз Миргаязов фикеренчә, мондый клип традицион юл белән сәхнәгә чыга алмаучыларның яраткан ысулы булып тора. Автор-башкаручы Рөстәм Сәрваров татарда мондый клиплар да булырга тиеш дигән карашта, әмма әдәбият, сәнгать өлкәсендә эшләүчеләрнең күпчелеге "Исмай, кал"да бернинди дә мәгънә тапмый.

Рөстәм Сәрвәров, "Аксу" студиясе башлыгы, автор-башкаручы:

– Күпләр бу клипны татар мәдәниятенә хас түгел дип табыр. Ләкин без мескен халык та, борынгы заман кешеләре дә түгел. Шуңа мәдәниятебез төрле якка үсәргә тиеш. Әлбәттә, 90% халык баянда уйнап, каен төбендә утыруны күпкә яхшы күрер. Татар эстрадасының, мәдәниятенең төрле жанрлары: куркыныч кинолары, фантастик әсәрләре дә булырга тиеш. Яшьләр, мондый клипларның татарчасы булмаса, рус, чит телдәгеләрен караячак. Шуңа да иң хәерлесе – үзебезнеке булу.

Ринат Рәхмәтулин, автор-башкаручы:

– Бу клипны кабатлау дип күрәм. Бары тик сүзләре генә татарча, cюжеты нәкъ рус, чит ил эстрадасына охшаш. "Исмай, кал" олы яшьтәгеләр өчен кыргый күренәчәк. Татар телевидениесендә, башка мәгълүмат чыганакларында ул күрсәтелмәсә дә, яшьләр аны интернет аша карый.

Алмаз Хәмзин, автор-башкаручы, халык артисты, сатирик язучы:

– Телевидениедә эшләгән вакытта Эльвира Розали белән мин бу теманы күтәргән идем. Авылга кайтасың да, түшәмгә төкереп ятасың шикелле җыр язылды. Популярлык казану өчен эшләнгән иде бу. Кешенең эчен поштырып та танылу мөмкин. Эльвира Розали бу язган җырым белән авылларга барды. "Кырылып халык килә, ләкин бик каты сүгәләр, ачуланалар", дия иде ул. "Максатың шул бит инде синең, концертка халык йөрми дип әйтә идең. Менә хәзер киләләр", дип җавап кайтардым.

"Исмай, кал" видеосы халыкның ачуын китерер өчен генә язылган әйбер кебек. Авылга кайтып, эшләмичә генә, әти-әнисенең сый-хөрмәтендә ятучы кызлар. Алар мунчага су ташучы да, май ашап, сөт эчәсе килсә, сыер савучы да түгел. Әлеге яшьләр майның ничек аертылуын да белми. Андыйлар хәзер бик күп. Балаларны тәрбияләү өчен мондый клип төшерергә теләүчеләрне мин хупламыйм. Ләкин алар үз максатларына ирешә.

Йолдыз Миңнуллина, "Ялкын" журналы баш мөхәррире, автор-башкаручы:

– "Сыра алырга өлгер" дигән сүзләр генә мине аптырашта калдырды. Анысы кирәкми иде. Шаяру буларак, миңа кызык тоелды. Бүгенге гламур, ясалма тормышка ирония дип таныйм бу клипны. Бүген шәһәрләрдә юк белән хыялланудан (этләр буяп, кечкенә дуңгызлар күтәреп йөрү) көлү бу. Чын авыл җиренә күчергәч, бу хәл тагын да абсурд күренә. Бераз гына уйланырга этәрә. Җитди клип түгел. Кешеләрнең юмор хисе шундый.

"Ялкын" укучылары бу клипны инде караганнардыр дип уйлыйм. Алар бездән алда бара.

Алмаз Миргаязов, "Татар радиосы"ның элекке мөдире:

– "Исмай, кал" – традицион юл белән, тавыш мөмкинлекләрен эшкә җигеп популярлаша алмаган кешеләр өчен бик тә уңайлы юл.

Бик оста башкарылган: иронияле, сатиралы, сыйфатлы клип ясалган. "Исмай, кал" дигән сөрән астында яшьләрнең авылда яшәргә теләмәү проблемы да күтәрелгән. Яшем шактыйдыр. Ләкин бу ике кыз баланы берничек тә оятсызлыкта гаепли алмыйм.

Заманында "Колбаса" дигән җыр язган идек. Ул бернинди дә музыка сәнгате, эстрада кануннарына туры килмәде. Ләкин телевидение, радио аша клипны тапшырганга кадәр үк "Сәләт" аланында балалар ул җырга гимнастика ясый башлаганнар иде.

Йолдыз Шәрәпова, балалар язучысы:

– Җырның ертыгы гына түгел, монда ямау салырлык урын да юк. Татар мәдәниятен түбән күрсәтү бу. Безнең зәвыкка туры килми. Башкача тәрбияләнгән буын без. "Тәфтиләү"ләрне тыңлап үстек. Дөрес, хәзерге заман балалары шуларны гына тыңлап утырсыннар дигән сүз түгел. Ләкин әдәбиятның да, мәдәниятнең дә төп вазифасы – тәрбия. Ыштансыз кызларның кәҗә тотып йөрүе, шундый тоссыз сүзләр... "Аламагачка бозау кунган, койрыгын селкеп сайрый", диләр иде безнең заманда җырның сүзләре тоссыз булса. Бу клипның да сүзләре шундыйрак булган.

Чит илләрдә безнең татар җырын тыңлыйсы килгән милләттәшләребез бик күп. Алар бу клипны караса, милләтебезнең дәрәҗәсе төшкән дип әйтерләр иде.

Дүрт малай, бер кызның әнисе буларак та карадым. "И, Ходаем, нинди киленнәр килер икән безгә дә?! Шушындыйлар булмаса, ярар иде!", дигән сүзләр белән белгән догаларымны укып карап утырдым инде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG