Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 17:30

Европа берлеге Лукашенко һәм беларус ширкәтләренә чикләүләрне туктатып торды


Элегрәк кайбер беларус ширкәтләреннән чикләүләрне алу турында АКШ белдергән иде.

Европа берлеге Беларус президенты Александр Лукашенко һәм беларус ширкәтләренә карата чикләүләрне туктатып торды. Европа берлегенең рәсми журналында әйтелгәнчә, Европа берлеге шурасының 29 октябрьдә кабул иткән карары үз көченә керә. Анда дүрт айга (2016 елның 29 февраленә кадәр) 170 физик һәм өч юридик затка карата чикләү чаралары туктатыла. Ягъни Европа берлегенә виза алу тыелуы һәм Европа банкларында активларны туңдырылуы вакытлыча бетерелә.

Бу исемлектә шулай ук Беларус президенты да бар. Белтехэкспорт, Белтех холдинг, Спецприборсервис ширкәтләренә карата да чикләү чаралары туктатылып тора.

Элегрәк АКШ финанс министрлыгының беларус нефтехимия сәнәгате ширкәтләреннән өлешчә чикләүләрне алган иде.

XS
SM
MD
LG