Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Русиянең Сүриягә һава һөҗүмнәре нәтиҗәсендә, тыныч халык һәм хастаханәгә дә зыян килүен белдерә


Элегрәк хокук яклау төркемнәре Русия хәрби очкычларының хастаханәләргә һөҗүме һәм тыныч халыкны үтерүе турында белдергәннә иде, әмма Мәскәү моны кире кага.

АКШның Русиянең күптән түгел Сүриядәге һава һөҗүмнәре нәтиҗәсендә күрелгән зыян, шул исәптән тыныч халыкның үлеме һәм хастаханәгә килгән зыяны турында мәгълүматы бар. Бу хакта 29 октябрьдә АКШ Дәүләт департаменты белдерде.

"Бездә шундый мәгълүмат бар һәм аннан хастаханәгә дә һава һөҗүмнәре булган дигән уй туа", диде АКШ Дәүләт департаменты сүзчесе Джон Кирби.

"Бездә шулай ук башка оператив мәгълүмат та бар һәм анда Русия "Ислам дәүләте" террор төркеменә һөҗүм итүдән тыш, башкаларга да зыян салынган дигән уй кала. Ул тыныч кешеләр үлеме һәм шул саннан, ватандашлар инфраструктурасы элементларына зыян салуга китергән», дип белдерде американ дипломатик оешмасы вәкиле.

Элегрәк хокук яклау төркемнәре Русия хәрби очкычларының хастаханәләргә һөҗүме һәм тыныч халыкны үтерүе турында белдергәннә иде, әмма Мәскәү моны бик үзсүзле булып кире кага һәм бу атанада әлеге мәгълүматы булган илләрдән моны раслаучы дәлил таләп итте.

Узган атнада Лондонда урнашкан Сүриянең кеше хокуклары обсерваториясе мониторинг төркеме 20 октябрьдә Идлиб шәһәрендәге Сүрия-американ хастаханәсенә һава һөҗүмнәре нәтиҗәсендә, 13 кешенең, шул исәптән медицина хезмәткәренең һәлак булуын әйтте.

XS
SM
MD
LG