Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә мөселман мәгарифе турында сөйләшәләр


Татарстаннан катнашучылар арасында РИИ ректоры Рщфыйк Мцхщммщтшин да бар
Татарстаннан катнашучылар арасында РИИ ректоры Рщфыйк Мцхщммщтшин да бар

Әлеге чара “2005-2015 елларда дини (мөселман) мәгарифен үстерүгә ярдәм итүнең комплекслы программасы” кысаларында уздырыла.

Бүген Мәскәүдә “Мөселман мәгарифе нигезе буларак Коръән гуманизмы” VIII Халыкара теология фәнни-белем бирү конференциясе уза. "Татар-информ" хәбәр итүенчә, Русия федерациясе мөселманнары диния нәзарәте тарафыннан оештырылган бу форумда Төркия, Мисыр, Согуд Гарәбстаны, Германия дин галимнәре, мөгаллимнәре катнаша. Алар уку йортларында дини һәм дөньяви дәресләрне укыту ысуллары хакында фикер алыша. Фәнни чараның төп чыгыш ясаучыларның берсе – Төркия дин эшләре идарәсе башлыгы доктор Мехмет Гёрмез. Конференция кысаларында төрле дини һәм дөньяви уку йортларының үзара тәҗрибә уртаклашуы каралган.

Әлеге чарада Татарстан мөселманнары диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның урынбасары, Русия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин һәм Татарстан мөселманнары диния нәзарәте идарәсе җитәкчесе Ришат Хәмидуллин катнаша.

Конференция, Русия ислам тәгълиматы мәктәбен торгызу максатыннан, Русия мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 2005 елның 15 ноябрендә кабул ителгән “2005-2015 елларда дини (мөселман) мәгарифен үстерүгә ярдәм итүнең комплекслы программасы” кысаларында уздырыла.

XS
SM
MD
LG