Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада блогер "террорчылыкны аклау" өчен хөкем ителде


Роберт Заһреев
Роберт Заһреев

Башкортстандагы билгеле журналист һәм оппозиционер Роберт Заһреевны Мәскәү хәрби мәхкәмәсенең Уфадагы күчмә утырышы "террорчылыкны яклаганы өчен" өч елга ирегеннән мәхрүм итте.

Күчмә утырыш 29 октябрьдә Башкортстан Югары мәхкәмәсе бинасында узды. Билгеле булуынча, яңа тәртипләр нигезендә террорчылык белән бәйле эшләрне Русиядә бары тик хәрби мәхкәмәләр генә карый. Алар Русиядә икәү – Мәскәү һәм Дондагы Ростов шәһәрләрендә.

Заһреев интернет аша "террорчылыкка чакыру һәм террорчылыкны аклау өчен" хөкем ителде. Ул Айрат Дилмөхәммәтовның “Ахыр Заман” исемле мәкаләсен үзенең “Ревинформ” интернет сәхифәсенә һәм “Набат” социаль челтәренә куюы өчен хөкем ителде.

Айрат Дилмөхәммәтов агымдагы елның март аенда “Ахыр Заман” язмасы аша корал кулланып илнең төзелешен, конституциясен үзгәртергә чакыру өчен өч елга ирегеннән мәхрүм ителгән иде. Дилмөхәммәтовны хөкем иткән вакытта Заһреев Уфада булмаган. Аны эзләү игълан ителгән иде. Апрель аенда аның Уфа һава аланында тоткарлануын хәбәр иттеләр.

Рәсми булмаган чыганаклар аның Украинада йөреп кайтуын фараз итте.
Шунысы сәер, гаепләүчеләрнең шаһитлары арасында үзләре дә оппозициядә катнашып йөргән кешеләр бар иде. Алар арасында “Сул фронт” координаторы Дмитрий Чувилин, Уфада бик күп каршылык чаралары оештырган Әмир Корбанов та бар. Алар Чувилиның интернет сәхифәләр ачуын һәм алып баруларын белдерде.

Заһреев үзенә каты хөкем чыгарылачагын аңлап, мәхкәмәгә кирәк-яракларын да биштәрләп алып килгән иде. Соңгы чыгышында ул үзенең гаепсез булуын әйтте. Аның сүзләренчә, ул мәкаләне урнаштырган вакытта мәкалә тыелган язмалар исемлегендә булмаган. Язма тыелганнан соң 2014 елда сәхифәләренә кыска гына вакытка кемнәрдер тарафыннан куеп алынган. Аны урнаштыруда үзенең катнашы булмавын белдерде. Үзен сәяси тоткын дип атады. "Моның нигезе бик гади. Бу минем 2012 елның 18 февралендәге чыгышым өчен уч алу. Ул вакытта президент Хәмитов катнашкан Уфа мэры инагурациясе вакытында мин шәһәр шурасы трибунасына бәреп менеп туры мэр сайлаулары билгеләүне таләп иттем", диде ул.

Аңа билгеләнгән дәүләт адвокаты Илдар Туктаров якын көннәрдә карарның шикаять ителәчәген әйтте һәм башка аңлатмалар бирүдән баш тартты.

Айрат Дилмөхәммәтов (с) һәм Роберт Заһреев (у) 2011 елгы мәхкәмә алдыннан
Айрат Дилмөхәммәтов (с) һәм Роберт Заһреев (у) 2011 елгы мәхкәмә алдыннан

Заһреев һәм Дилмөхәммәтов террочылыкка чакыру һәм милләтара нәфрәт уяту гаепләве белән 2011 елда өч ел ярымга хөкем ителеп, 6 айдан соң иреккә чыгарылган иделәр.

Белешмә: Роберт Рәүф улы Заһреев 1964 елның 3 апрелендә Уфада дөньяга килгән. Башкортстан дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлаган. 2004 елда “За местное самоуправление” исемле бәйсез газет оештыручы. 2005 елда коммуналь проблемнар уңаеннан бик күп каршылык чаралары уздырган. 2007 елда бәйсез интернет сәхифәләре оештырган һәм алып барган. 2012 елның 18 гыйнварында Уфа хакимияте башы Ирек Ялаловны сайлаганда җәнҗал чыгарып танылды. “Манифест Российской демократии. Диалектика национальной идеи” китабы авторы.

XS
SM
MD
LG