Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 07:16

Акмәчеттә "Кырым" ансамблен котладылар


29 октябрьдә Акмәчеттә “Кырым” кырымтатар дәүләт ансамблен 25 еллыгы уңаеннан котладылар. Ансамбль декабрьдә Татарстанда узачак концертларга әзерләнә

Исмәгыйль Гаспринский исемендәге җөмһүрият кырымтатар китапханәсендә узган чарада Ансамбльнең җитәкчесе Украинада, Татарстанда атказанган сәнгать эшлеклесе Сервер Какура ансамбльнең 25 ел элек ничек итеп дөньяга килгәнен сөйләде.

Чарада катнашучылар

Чарада катнашучылар

“Без кырымтатар туйларында уйнап йөргән вакытта дуслашкан музыкантлар белән ансамбль турында уйлый идек. Шулай булып чыкты, 1990 елда без бу эшкә тотынган идек. Ансамбльнең беренче җитәкчесе Дилявер Бекиров Ташкенттан “Хайтарма” ансамблен ташлап Кырымга килгән иде. Аннары ул театрга китте, мин аның урынына калдым. Туйда уйнау башка, ә инде сәхнәдән тамашачыларга югары дәрәҗәдә концерт программнары тәкъдим итү зур җаваплылык таләп итте, чөнки безгә карап кырымтатар музыкасына бәя бирәләр иде. Ул көннәрдән бу көнгә хәтле инде 25 ел үтеп киткән. Хәзер без Акмәчеттә 25 ноябрьдә узачак юбилей концертына әзерләнәбез”, диде Какура.

Чарада кырымтатар язучылары берлеге рәисе Риза Фазыл, “Магариф” кырымтатар укытучылары берлеге рәисе Сафуре Каджаметова, китапханәчеләр чыгыш ясадылар.

Ансамбльнең җырчысы Арсен Бекиров “Ногай бәетләре” җырыннан өзекне җырлап бүләк итте чарада катнашучыларга.

Чарада катнашучылар

Чарада катнашучылар

9-13 декабрьдә “Кырым” ансамбле Татарстанга гастроль белән барырга җыена. Ансамбль бер концертын Казанда, тагын бер концертын Чаллыда бирәчәк. “Азатлык” радиосының шундый еракларга барып ике концерт биреп кайту аз түгелме дигән соравына Какура "Без күбрәк бирергә әзер, ләкин Татарстан мәдәният министрлыгымы, филармонияме күбрәк концертларны оештыра алмый дигән хәбәрләр алдык" диде.

2014 елда “Кырым” ансамбленә Татарстан президенты Рөстам Миңнеханов Татарстан исәбеннән микроавтобус, Кырымтатар театрына автобус бүләк иткән иде.

XS
SM
MD
LG