Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 22:21

Яртылаш татар телендә узган утырышта хакимият вәкилләре татарчалатып вата-җимерә активистның ризасызлык белдерүне чикләүгә каршы шикаятен нигезсез дип танырга тырышты.

30 октябрьдә Татарстан конституцион мәхкәмәсе милли хәрәкәт активисты Галишан Нуриәхмәтнең “Ватандашларның җыеннар, митинглар, демонстрацияләр, урам йөрешләре һәм пикетлар үткәрү хокукларын тормышка ашыру өчен шартлар тудыру турында”гы республика канунында каралган нигезнамәләргә шикаятен карады.

Нуриәхмәт белдергәнчә, Татар иҗтимагый үзәге шәһәр башкарма комитетына урам чаралары уздыру турында биргән белдерүләр гел диярлек кире кагыла. Ел дәвамында активистларны 36 мәртәбә кире какканнар. Шул сәбәпле Нуриәхмәт урам чаралары уздыру турында белдерү кагыйдәләре тулы түгел дип белдерә.

Активист әйткәнчә, кире кагу сәбәбе гадәттә ул урында башка чара планлаштырылу белән бәйле. Ләкин шикаятьче кире кагулар алганнан соң ул урында нәрсә узуын үзе барып тикшергән. Нәтиҗәдә анда бер нәрсә дә узмаганын ачыклаган.

Конституция мәхкәмәсенә юллаган шикаятендә ул тагын бер мәсьәләгә кагыла. Нуриәхмәт Солтан-Галиев мәйданында урам чарасы уздыру белдерүен юллагач, аңа ул урында муниципаль машина кую урыны ачылу сәбәпле кире кагу килгән. Шуңа күрә шикаятьче парковканың урам чарасы узуына комачаулаучы фактор булу-булмавын тикшерүне дә сорый.

Мәхкәмә утырышына шактый хакимият органнары вәкилләре чакырылган. Мәсәлән, Татарстан Дәүләт шурасы, юстиция министрлыгы, Казан шәһәре башкарма комитеты, Татарстан президенты идарәсе, министрлар кабинеты, Татарстан югары мәхкәмәсе, арбитраж мәхкәмәсе, прокуратура һ.б. идарә вәкилләре. Аларның барысына да сүз бирелде. Ләкин вәкилләр Нуриәхмәтнең шикаяте нигезсез булуын ассызыкларга тырышты.

Утырышның яртылаш татар телендә узуы һәм хакимият вәкилләренең вата-җимерә татарча чыгыш ясаулары игътибарны җәлеп итте. Хөкемдарлар исә әлегә карарын чыгармады һәм якын арада бу шикаятькә бәйле тагын бер утырыш узачагын хәбәр итте.

Нуриәхмәт утырыштан соң Азатлыкка белдергәнчә, ул үзенең уңышына бик ышанып бетми, ләкин бу мәсьәләнең күтәрелергә кирәклеген ассызыклый.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG