Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 22:50

ФСБ: Мисырдагы очкычта бомба шартлаган


31 октябрь Русиянең Мисырдан Петербурга кайтучы очкычы һавада җимерелеп төште. Очкычтагы 224 кеше, шул исәптән 25 бала, барысы да һәлак булды.

ФСБ башлыгы Александр Бортников Мисырдагы очкыч һәлакәтенең террор гамәле нәтиҗәсе булганын белдерде.

"Моны теракт дип әйтергә була", диде ул 17 ноябрьдә Русия президенты Владимир Путин уздырган киңәшмәдә.

Путин 224 кешенең үлеменә китергән һөҗүм өчен җаваплы бар кешеләрне "табып җәзага тартырга" вәгъдә итте.

Элегрәк үзен "Ислам дәүләте" оешмасының Синай вилаяте дип йөртүче төркем әлеге һәлакәт өчен җаваплылыкны үз өстенә алып, моны Русиянең Сүриядә сугышта катнашуы өчен уч алу дип атаган иде. Әлеге төркем Синайда Мисыр хөкүмәте гаскәренә каршы сугыш алып бара.

АКШ хөкүмәте чыганагы дүшәмбе көнне белдерүенчә, Русия дә, Мисыр да әлеге һәлакәтне тикшерүдә ФБР ярдәменнән баш тарткан. ФБР матбугат вәкиле Джошуа Кэмпбелл әйтүенчә, алар медицина-мәхкәмә ярдәмен тәкъдим иткән булган.

Америка күзләү вәкилләре "Ислам дәүләте" оешмасы сугышчылары Шәрм-әш-Шәех һава аланына үтеп кереп, Русия очкычына бомба куйган булырга мөмкин дип саный.

Американ һава ширкәтләре Шәрм-әш-Шәех һава аланының иминлеген озак еллар шик астына куеп килде һәм анда очышлар башкармады.

Русия тикшерүчесе каза урынында табылган паспортлары терки

Русия тикшерүчесе каза урынында табылган паспортлары терки

​Русия очкычының Мисыр күгендә һәлакәткә юлыгу сәбәбе – мотордагы шартлау булырга мөмкин. Бу турыда А321 очкычы казасын тикшерүче комиссия әгъзасы Мисырның Әл-Масри әл Яум басмасына хәбәр иткән.

Чыганак сүзләренчә, бу нәтиҗә "кара тартмада" язылган мәгълүматны тикшерү нәтиҗәсендә ясалган. Шартлауның сәбәбе әлегә әйтелми, ул җәсәдләрдә һәм очкыч калдыкларында табылган кисәкчәләрне тикшергәннән соң билгеле булачак. Исемен әйтергә теләмәгән чыганак сүзләренчә, тикшерүчеләр террор гамәле версиясен дә әлегә кире какмый.

Русия һәм Мисыр тикшерүчеләре очкыч казасы урынында

Русия һәм Мисыр тикшерүчеләре очкыч казасы урынында

"Когалымавиа"нең ширкәтенең Мисырда һәлакәткә юлыккан очкычы радарлардан юкка чыгар алдыннан "ниндидер билгесез тавышлар" чыгарган. Бу тавышлар очкычның "кара тартмалары"нда язылган. Әлеге мәгълүматны Каһирәдәге чыганакка таянып сишәмбдә Интрефакс агентлыгы хәбәр иттте. Нинди тавыш турында сүз барганы әлегә ачыкланмый.

Агентлык хәбәрчесе белдерүенчә, вазгыять бик тиз килеп туган һәм экипаж өчен көтелмәгән хәл булган. Пилотлар бу хакта хәбәр итеп өлгермәгән. Чыганак сүзләренчә, диспетчер белән соңгы сөйләшү очкыч радар экраннарыннан юкка чыгарга дүрт минут кала була. Ул вакытта экипаж ниндидер төзексезлекләр турында хәбәр итми.

Мисырда һәлакәткә юлыккан А-321 очкычы һавада җимерелгән, бу бары тик "берәр механик йә тышкы йогынты нәтиҗәсендә" генә була ала. Бу хакта "Когалымавиа" ширкәте мөдире урынбасары Александр Смирнов дүшәмбе Мәскәүдә узган матбугат очрашуында белдерде. Ширкәт вәкилләре казаның очкыч төзексезлеге йә пилот хатасы аркасында булу ихтималын кире кага.

* * * *

"Когалымавиа" ширкәтенең Мисырда һәлакәткә юлыккан Airbus А-321 очкычы җиргә төшкәнче үк һавада югары биеклектә җимерелә башлаган, шул сәбәпле аның калдыклары 20 км2 чамасы зурлыкта мәйданга чәчелгән. Бу хакта якшәмбедә Росавиация башлыгы Александр Нерадько хәбәр итте. Очкычның һавада җимерелә башлау сәбәпләре әлегә хәбәр ителми.

Якшәмбе көн уртасына 175 корбанның җәсәдләре табылганы турында хәбәр ителде. Өч яшьлек кыз баланың гәүдәсе каза булган урыннан сигез чакрым ераклыкта табылган. Җәсәдләр Каһирәдәге бер моргка китерелә, соңрвк Петербурга кайтарылачак. Мисыр һәм Русия коткаручылары эзләү эшләрен 15 км2 зурлыктагы мәйданда алып бара.

Шимбә көнне Мисыр премьер-министры Шәриф Исмаил Петербурга юл тоткан Airbus А-321 очкычы Синай ярымутравында җимерелеп төшкән, дип белдерде. Очкыч кисәкләре үтеп йөрү кыен урында табылган, бу тирәләрдә чүл бәдәвиләре (бедуиннар) яши. Әл Ариш (العريش) шәһәреннән коткаручылар инде каза урынына килгән. Очкыч берничә кисәккә таркалган.

Шимбә кояш баеганчы Мисыр коткаручылары очкыч калдыкларыннан җәсәдләрне чыгарган, аларны Каһирә моргына озатканнар. Барлыгы 150гә якын җәсәд табылган. Бу хакта Русия мәгълүмат чаралары хәбәр итә. Якшәмбе җәсәдләрне эзләү эшләре дәвам итәчәк.

Шимбә очышны язып бару җайланмасының икесе дә ("кара тартма") табылды, дип хәбәр ителгән иде. Аннан соң Русия транспорт министрлыгы "кара тартма"лар табылуны кире какты. Соңгы хәбәрләргә күрә, һәлакәттә исән калган кеше юк.

Русия президенты Владимир Путин 1 ноябрьне илдә матәм көне дип игълан итте.

Интерфакс хәбәр итүенчә, очкыч "Когалымавиа" һава ширкәтенә караган. Очкычта 224 кеше, шул исәптән 217 юлчы (шуларның 25-е бала) һәм җиде экипаж әгъзасы булган. Алдан очкычта 17 бала булган дип хәбәр ителгән иде.

Шәрм әш-Шәйхтәге чыганак РИА Новостига пилот һавага күтәрелгәч, техник төзексезлек сәбәпле, маршрутны үзгәртеп Каһирә һава аланына төшеп утыруны сораган иде, дип әйткән.

Соңрак Мисырның авиация казаларын тикшерү комитеты вәкиле Әйман әл-Мөһәдим пилот очкычта "техник проблемнар" килеп чыкты, шуңа күрә тизрәк төшеп утыру кирәклеген әйтеп җирдәге диспетчерларны кисәткән, дип белдерде. Бу хакта РБК яза.

Очкыч Мәскәү вакыты белән 12 сәгать 10 минутта "Пулково" һава аланына кайтып җитәргә тиеш булган. Шәрм әш-Шәйхтән очкыч 6 сәгать 51 минутта һавага күтәрелгән. 23 минут үткәч радар экраннарыннан юкка чыккан.

9268 рейсының очыш тарихы

9268 рейсының очыш тарихы

Flightradar мониторинг сайты мәгълүматларына күрә, очкыч минут саен 1700 метр җиргә якыная барган.

Русия тикшерү комитеты вәкиле Владимир Маркин сүзләренчә, очкычны куллану һәм йөртү маддәсендә җинаять эше ачылган. Мисыр рәсмиләре очкыч атып төшерелгән булу мөмкинлегенә ишарәләр юк, дип белдерә.

"Когалымавиа" очкычлары моңа кадәр дә казага юлыккан иде. 2010 елда Иранда Ту-154 Мәшһәд һава аланына төшкәндә тәгәрмәчләр тоташкан багана сынып койрыктагы терәк өлеше өзелде. Зыян күрүчеләр булмады. Шул ук елны Мисырдагы Хургада шәһәреннән кайткан А 320 очкычы Домодедовога каза хәлендә төшеп утырырга мәҗбүр булды. 2011 елда Сургуттан Мәскәүгә җыенган Ту-154 Сургуттагы һава аланында янды. Өч кеше һәлак булды, кырыклап кешегә зыян килде.

2012 елда "Когалымавиа" брендын үзгәртеп "Metrojet" дип атала башлады. Әлеге ширкәт 22 елдан артык эшли, ул Мәскәүдәге Домодедово һава аланында нигезләнә. Ширкәт күпчелек чартер очышлар оештыра.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG