Accessibility links

Кайнар хәбәр

19 яшьлек эшмәкәр-дизайнер татар милли киемнәре тегә


19 яшьлек эшмәкәр-дизайнер татар милли киемнәре тегә
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:00 0:00

19 яшьлек эшмәкәр-дизайнер татар милли киемнәре тегә

Милли кием дизайнеры Энҗе Зәкиеваның Казанда кием тегү студиясе эшли. Ул тегеп кенә калмый, һөнәрен башкаларга да өйрәтә. Буа районы Өчмунча авылында туып үскән кыз, кул эшләре белән шөгыльләнүгә карамастан, тормышын кечкенәдән икътисад өлкәсе белән бәйләргә тели.

Авыл кызы Энҗе Зәкиева кечкенәдән икътисадчы булырга хыяллана. Мәктәптә укыганда гимнастика укытучысы киңәшен тотып, тормышын дизайн белән бәйли.

"Мәктәптә укыганда мин дизайнер булырмын дип уйламаган идем. Әбием дә, әнием дә кул эше остабикәләре булуга карамастан, бу миңа кызыклы булмады. Әни минем бик оста тегүче. Курчакларга кием тегү кебек гадәтем бар иде, тик шуның белән генә чикләндем.

9нчы сыйныфта укыганда гимнастика укытучым икътисадчы булырга теләвемне белгәч, мине нык ачуланды. “Энҗе, син матур итеп рәсем ясыйсың, икътисад синең эш түгел бит”, диде ул. Шуннан соң мин киләчәк һөнәрем турында уйлый башладым", ди яшь дизайнер.

Мәктәптә укыганда Энҗе югары уку йортына керә алуында шикләнә. Гади авыл кызы булу сәбәпле, аның сәнгать мәктәбендә уку мөмкинлеге булмый. “Үз-үземне сынап карарга булдым. Әти-әни каршы килмәде. Тырыша торгач югары уку йортына керә алдым”, дип сөенә Энҗе.

Дизайнер яхшы тегә дә белергә тиеш дигән фикер белән студент кыз институт белән беррәттән һөнәри көллияттә дә укый.

"2008 елда мин укытучы булып 42нче һөнәри лицейда эшләгәндә практика үтәр өчен КНИТУдан (Казан милли технологик тикшеренүләр университеты) I курс студентлары килде. Гадәттә көллияткә начар укучы балалар килә. 2008 елда килгән төркем аерылып торды. Бу студентларның барысы да бик талантлы, Энҗе шуларның берсе иде. Беренче уку елыннан ук алар төрле конкурсларда катнашыр өчен коллекцияләр текте. Энҗенең калыплары (өлгеләре, модельләре) һәрдаим милли кием булды, шулай ук Вячаслав Зайцев рәислегендәге “Экзерсиз” конкурсында призлы урыннар яулады. Мин аның татар милли коллекцияләренең кураторы идем. Һәрвакытта да аны тырышлыгын мактадым. Икенче уку елында ачуланган чаклар да булды. Киңәшләрне истә тотты, көллиятне уңышлы итеп, бары яхшы билгеләргә генә тәмамлады", дип искә алды Энҗене укытучысы Лидия Тимошенко.

Тегү курсларын ачканда да Энҗе иң беренче укытучысына мөрәҗәгать итә.

"Көллиятне тәмамлап, берникадәр вакыт узганнан соң, ул махсус дәресләр эшләргә чакырды. Иң элек аның белән икәү генә укыттык, соңрак, укучылар арту сәбәпле, яңа хезмәткәрләр дә килде. XXI гасыр яшьләре студент чордан ук киләчәктә үз-үзләрен тәэмин итү турында уйлый. Энҗе исә яраткан шөгылен матди чыганакка әверелдерде. Үзен укыткан укытучыларга эшкә чакырып, мөрәҗәгать иткәч, без, әлбәттә, аптырадык, сокландык аңа", диде Лидия ханым.

"Бик күп кеше бу хәлгә аптырады. Әти-әниең булышкандыр, байдыр син, диделәр. Тик чынбарлыкта минем бары тик ун мең сум акчам гына бар иде", ди шәхси эшмәкәр.

Дүртенче курска кадәр Энҗе киемне өйдә заказга тегә. Кием тектерүчеләр арасында тегү серләрен өйрәтүен сораучылар да арта. "Берникадәр вакыт өйдә укытканнан соң тормыш иптәшем киңәше белән курсларга төпләп тотындым. Энҗе, кызыксынучылар бар, ачып кара, диде ирем (ул вакытта егетем). Мин булдыра алмаячагым, кечкенә булуым турында әйткәч, ул “ярар, хәлеңнән килмәсә, ачма” диде. Аның әлеге сүзләре мине булдыра алуымны дәлилләргә этәрде. Мәктәптә укыган вакытта ук шәхси эшмәкәр булу нияте бар иде. Ничек тугандыр бу фикер – үзем дә хәтерләмим. Әти-әнием дә гади эшчеләр. Татар кызы буларак, курсларны ике телдә алып барабыз: русча да, татарча да укытабыз”, диде Энҗе.

Беренче төркем тегүчеләрне укытып чыгарганнан соң гына ул әлеге эшчәнлеге турында әти-әнисенә хәбәр итә.

"Алдан ук әйтмәвемнең сәбәбе – алар “И, кызым, укый-укый гел саташкансың, ахрысы” дип әйтерләрдер дигән уйда булдым. Хәбәр итүемә, алар ышанмады. Килеп күргәннән соң гына сүзләремнең хак булуына инандылар. Иң элек курыктылар инде, ди Энҗе.

Декрет ялы вакытында яңа коллекцияләр эшләүгә сусаган яшь дизайнер киләсе елга булган планнары белән уртаклашты. Алга таба ул милли кием орнаментлары, элементлары булган заманча коллекция чыгарырга ниятли.

"Әти-әнием мине мили җанлы бала итеп тәрбияләде. Күңелемдә татар теленә, милләтенә мәхәббәт үстерде. Шул сәбәпле һәр коллекциямдә милли орнаментлар очратырга була. Әлбәттә, теккән киемнәрнең барысы да заманча. Шуңа да карамастан, татар элементлары аларны һәрчак бизи" ди Энҗе.

XS
SM
MD
LG