Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нефтекама татарлары Уфада очрашулар уздырды


"Кызыл таң" газетындагы очрашуда катнашучылар
"Кызыл таң" газетындагы очрашуда катнашучылар

Нефтекама шәһәрендә яшәүче татар җәмәгатьчелеге вәкилләре республика башкаласында очрашулар уздырды.

30 октябрьдә Башкортстанның Нефтекама шәһәрендә яшәүче бер төркем татар җәмәгатьчелеге Уфада булып китте. Алар республика татарларының “Кызыл таң” газеты редакциясендә очрашу уздырды, башкаланың истәлекле урыннарына сәфәр кылды, кичен Уфа “Нур” татар дәүләт театрында Туфан Миңнуллиның “Гөргөри кияүләре” тамашасын карады.

Шулай ук шушы тамашада булган бөтендөнья татар хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы рәисәсе Кадрия Идрисова белән зур булмаган очрашу да уздырды. Анда “Ак калфак”ның Нефтекамадагы бүлекчәсе эшчәнлеген җанландыру мәсьәләсе хакында сүз барды.

Нефтекамаларның “Кызыл таң” нәшрият йортында узган очрашуы шактый бай булды. Аны ачып нәшрият йорты җитәкчесе Фаил Фәтхетдинов сүзен эшчәнлектәге кайбер яңалыклар белән таныштырудан, казанышларны искә алудан башлады. Аның сүзләренчә, агымдагы елда татар басмалары “Кызыл таң” янында берләшеп нәшрият йорты статусы алган. Әгәр моңа кадәр газет каршында “Әллүки” балалар журналы гына нәшер ителсә, хәзер татар яшьләренең “Тулпар” журналы да кушылган.

Моның икътисади авыр заманда уңай яклары да бар. “Әллүки” журналы агымдагы елда Кырымда Русиядәге балалар басмалары арасында җиңүгә ирешкән.

Фаил Фәтхетдинов нәшрият йортындагы хезмәткәрләрнең һөнәри осталыгына тукталып, биш фән кандидаты, Язучылыр берлегенең биш әгъзасы эшләвен, шуларның икесенең Язучылар берлегендәге татар прозасы һәм шигърияте секциясе рәисләре булуын әйтте, җиде кешенең республика журналистларының Шаһит Ходайбирдин исемендәге премияләре ияләренең булуын атады.

Аннан соң сүзне Нефтекамадан килгән кунаклар алды. Алар арасында татар милли оешмалары рәисләре һәм вәкилләре, “Инеш” исемле әдәби-иҗат түгәрәге әгъзалары, укытучылар бар иде.

Нәфисә Нәбиева
Нәфисә Нәбиева

Татар милли үзәге рәисе Нәфисә Нәбиева: “Нефтекама Уфа, Стәрлетамак һәм Салаваттан соң республикада зурлыгы ягыннан дүртенче шәһәр. Анда 125 мең кеше яши. Күпчелекне татарлар тәшкил итә. 2010 елгы җанисәптә татарлар – 31,5 %, урыслар – 29,7 %, башкортлар – 25,8 %. Нефтекама боралаклар, автобуслар җитештерүче һәм башка зур ширкәтләре белән данлыклы. Мәдәнияттә дә телгә алырлык зур эшләребез бар. Мәсәлән, татар һәм башкорт җырлары башкаручыларның “Дуслык моңы” халыкара фестивале шундыйлардан.”

Сөйләшүдә проблемнар да аталды. Алар арасында Нефтекама педагогия көллиятендәге татар бүлегенең чыгарылыш төркемен укытып чыгарганнан соң ябылачагы, татар сыйныфлары кыскаруы аталды. Нефтекамада Татар милли үзәге эшләсә дә, анда нибары бер генә оешма – “Ак калфак” хатын-кызлары оешмасы бүлекчәсе генә кергән. Дөрес, бу оешма эчендә балалар, үсмерләр һәм яшьләр белән эшләү комиссияләре дә бар.

Шәһәрдә Милли-мәдәни мохтарият, Башкортстан татарлары конгрессы, “Берлек”, Хатын-кызларның “Сәхибҗамал” кебек оешмаларның бүлекчәләрен ачу кирәклеге билгеләнде.

Очрашуда “Инеш” әдәби-иҗат түгәрәге вәкилләре дә сүз алып, түгәрәк эшчәнлеге, Әдәбият елында башкарылган эшләр турында сөйләде. шигырләрен укып ишеттерде, җырлар башкарылды. Нефтекамада сәләтле иҗат әһелләренең күплеген искә алып, Башкортстан Язучылар берлегенең бүлекчәсен оештыру кирәклеге билгеләнде. Нефтекама сәләтләренең чыгышларын Уфадагы зур залларда оештыру мәсьәләсе күтәрелде.

Алик Локманов
Алик Локманов

Очрашуда Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле, композитор Алик Локманов та катнашты һәм чыгыш ясады: “Нефтекама шәһәрендә еш булып торам. Татарлар күп, актив, ләкин оешканлык җитеп бетми. “Без” исемле үзешчән татар театрлары бик матур эшли. Уфада, Казанда сезнең белән зуррак форматтагы очрашулар үткәрү мәсьәләсе дә көн үзәгендә. Хакимияттән көтеп кенә ятарга ярамый. Оешырга, татар оешмаларының бүлекчәләрен төзергә, грантлар юлларга, Русиядәге милли-мәдәни мохтариятләр турындагы канунга таянып финанслар таләп итәргә кирәк.”

XS
SM
MD
LG