Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 16:58

"Умырзая" кытайларны таң калдырды, татарлар белән очраша алмады


Чик буенда Кытай рәсмиләре белән очрашу

Чик буенда Кытай рәсмиләре белән очрашу

Кытайлар Өремчедә Омскиның "Умырзая" ансамбле концертларына зал тутырып килсәләр дә, җирле татарларга кунак милләттәшләре белән аерым очрашу уздыруны рөхсәт итмәде.

Омскиның “Умырзая” ансамбле сәнгатькәрләре 21 октябрь көнне иртәнге сәгать җидедә арендага алынган автобуска утырып, юлга чыкты. Кытай чигенә кадәр булган 1407 чакрым араның күп өлешен Казакъстан аша үтәргә туры килде.

Кытай чигенә килеп җиткәндә, көтелмәгән кыенлык килеп чыкты. Казакъстан чигеннән Кытай чигенә кадәр тагын 4-5 чакрым юл үтәргә кирәк иде. Алдан хәбәрләшкәндә, бу арада махсус автобуслар йөри, дип әйткәннәр иде. Хәзер автобус йөрү туктатылган. Чик сагында торучылар Кытай чигенә биредән 70 чакрым ераклыктагы Зайсан шәһәреннән килгән автобуста барырга була диделәр. Шул сәбәпле төркемгә Зайсанның автобуслар паркына шылтыратып, махсус автобус җибәрүләрен сорарга, 5-6 сәгать буе аны көтеп торырга, буш килгән автобус өчен дә юл хакын да түләргә туры килде.

Кытайга азык-төлек кертү рөхсәт ителми икән

Иртәнге сәгать җидедә чик буена килеп җиткән сәнгатькәрләр, көндезге сәгать икеләр тирәсендә генә Зайсаннан килгән автобуска күчеп утырып Кытай чигенә юл тота алды.

Мәгълүм ки, чик аша чыкканда таможня тикшерүен үтәргә туры килә. Кытайга азык-төлек алып керү дә рөхсәт ителми икән. Букчаларны бушатырга, юлда ашарга алынган икмәк, алма, казылык, су кебек ризыкларның барысын да калдырып чыгарга туры килде.

Кытай җирендә беренче очрашулар

Кытай ягыннан каршы алучы автобус

Кытай ягыннан каршы алучы автобус

Ниһаять, чикләрне үтеп, Кытайга аяк бастык. Анда иртәнге сәгать тугызларда ук чик янына килеп җиткән каршы алучылар көтеп тора иде. Шунысы да көтелмәгән булды, каршыларга килгән автобусның тәрәзәләре астында рус һәм кытай телләрендә “Умырзая” ансамбле, Кытайга рәхим итегез” дип язылган озын плакат беркетеп куелган иде. Шуңа охшаш плакатлар сәнгатькәрләр яшәгән кунакханә фойесында да, концерт куйган сәхнә өстендә дә эленгән иде.

Каршы алырга Өремче шәһәр хакимияте вәкилләре һәм шәһәрнең Музыкаль театры хезмәткәрләре килгән иде. Исәнләшү, танышу башланды. “Умырзая” ансамбле сәнгатькәрләре җырлый, бии башладылар. Аннары каршы алучыларга татар халкының милли ризыгы чәкчәк бүләк ителде.

Мондый шау-шуны карарга чик буенда торган барча халык җыелды. Күпләр фотога, видеога төшеп калырга омтылдылар. Аннары, күтәренке күңел белән автобуска утырып, Өремчегә юл тоттык. Ә барасы юл шактый ерак, 800 чакрымнан артык иде.

Өремчегә таң атканда килеп җиттек. Кунакханәдә бүлмәләргә урнашканнан соң берничә сәгатъ ял булды.

Өремче мериясе белән танышу

Өремче рәсмиләре белән "Умырзая" вәкилләре

Өремче рәсмиләре белән "Умырзая" вәкилләре

Ял иткәннән соң төшке аш – кунак ашы булып чыкты. Кунаклар белән танышырга шәһәр мэрының беренче урынбасары Джан Айхуа, шәһәр хакимиятенең секретарьлык эшләрен башкаручы бүлек җитәкчесе урынбасары Лю Цзунь, шәһәр хакимиятенең чит илләр белән эшләүче бүлек җитәкчесе урынбасары Ние Цзинчи, Өремченең мәдәният идарәсе җитәкчесе Чэнь Синьпин, шәһәрнең театр сәнгате фиркасы сәркәтибе Джан Кай һәм тәрҗемәче Ян Хуэй килгән иделәр.

Танышу, чыгышлар, истәлекле бүләкләр бирү башланды. Мэрия хезмәткәрләре кунакларга уңышлы чыгышлар теләде, концертта булырга тырышачаклары турында белдерде.

Төшке аш, чыгышлар, аралашулар шактый озакка сузылды. Сәнгатькәрләрнең әле зал белән танышасы, концертка әзерләнәсе бар. Болар өчен билгеләнгән вакыт кимегәннән кими барды.

Концерт алдыннан уйланулар

Концерт буласы сәхнә өстендәге язу

Концерт буласы сәхнә өстендәге язу

“Умырзая” ансамбленә концерт кую өчен Өремченең 800 тамашачы сыешлы мәһабәт Музыкаль театр бинасы бирелгән һәм биредә ике көн рәттән концерт кую каралган иде.

Омскида бер генә көн куелган концертка да тамашачы җыюның авырлыгын белгән кунаклар борчуга төште: концертка тамашачы килерме? Мәгълүм булганча, Өремче шәһәрендә 700гә якын гына татар кешесе яши. Алар барысы да җыелып, бала-чагалары белән килсәләр дә, залны тутыра алмыйлар. Башка милләт вәкилләре татар концертына килерме?

Өстәвенә, концерт кичке сәгать тугызда гына башлана. Вакыт бик соң. Төнлә тамашачы концертка йөри микән? Өченчедән, концерт түләүле. Билет бәясе 60 юань диделәр. (Руссия акчасы белән 600 рубль тирәсе.) Бу бәя зур түгел микән? Билет сатып алып, концертка килергә теләүчеләр булыр микән? Менә шундый сораулар борчыды һәр кешене.

Шуны да әйтергә кирәк, әзерлек өчен вакыт күп бирелмәсә дә, театр хезмәткәрләре үз эшләрен төгәл һәм җиренә җиткереп башкардылар. Тавыш көйләүчеләр тиз арада җыр-биюләрнең көйләрен үз аппаратураларына күчереп алдылар, сәхнәгә ут бирүчеләр һәм концерт барышында экранга ансамбльнең фоторәсемнәрен төшерүчеләр дә кирәкле җайланмаларны көйләп куйдылар. Бер үк вакытта башка әзерлек эшләре дә барды.

Концерт башланырга 2 сәгать тирәсе генә вакыт калганда, театр җитәкчелеге концертны ике телдә – татар һәм кытай телендә алып барырга дигән карарга килде, кытай телендә алып баручыны билгеләде. Ашыгыч рәвештә програмны кытай теленә тәрҗемә итәргә кирәк булды.

Өремчедә беренче концерт

Әзерлек эшләре нәкъ сәгать тугызда тәмамланды, барысы да концертка әзер булдылар. Акрын гына, вакыт җитүен белдереп, кыңгырау чылтырады, сәхнә пәрдәсе ачылды һәм концерт башланды.

Ансамбль үзенең чыгышын үзенең визит карты булган “Умырзая” көенә нигезләнеп эшләнгән композициядән башлап җибәрде. Сәхнәгә бер-бер артлы биюче кызлар һәм җырчылар чыкты. Шунда алар беренче мәртәбә залны, андагы тамашачыны күреп юкка борчылганын аңлады, чөнки залда бер генә дә буш урын калмаган иде. Алай гына да түгел, концерт башланганда тамашачыларның күбесенең кулында фотоаппарат, яки телефон иде. Алар концертны видеога төшереп утыралар иде. Тамашачы һәр номерны җылы каршылады.

Шуны да искә төшереп үтәргә кирәк, Кытайга барырга җыенганда ансамбль җитәкчелеге Өремчедә яшәүче татарлар белән бәйләнешкә кереп, аларның нинди җырлар яратулары турында сораган иде. Шунда кытайларның кайбер рус җырларын яратулары турында әйткән иделәр. Шуны искә алып, концерт ахырына якынлашканда бар ансамбль сәхнәгә чыгып рус телендә “Катюша” һәм “Подмосковные вечера” җырларын җырлый башлады. Зал “шартлаган” кебек булды. Барысы да кул чабып, җырга кушылдылар, бер кеше кебек, җырлый башладылар. Җырлар көчле алкышлар белән тәмамланды.

Рус җырларын җырлаганда зал "шартлаган" кебек булды

Концерт, гадәттәгечә, “Туган тел” җыры белән тәмамланды. Залда татарлар аз булу сәбәпле, бу җырга кушылучылар күп булмады.

Концертка шәһәр мэриясеннән дә килгән иделәр. Концерт тәмамланганнан соң, алар сәхнәгә күтәрелде. Әмма биредә сәхнәгә чыгып, чыгыш ясау, яки рәхмәт әйтү гадәткә кертелмәгән икән. Шәһәр мэриясе хезмәткәрләре ансамбль белән бергә фотога төшү һәм үзара фикер алышу белән генә чикләнде. Аңа да карамастан, “Умырзая” аларга әзерләп алып килгән истәлекле бүләкләрен бирде, татлы чәкчәк тапшырды.

Концерт тәмамланганнан соң барган аралашу вакытында тамашачыларның күбесенең кытай милләтеннән икәнлеге мәгълүм булды. “Безне төрле халыкларның фольклоры кызыксындыра, бу башка милләтләр белән танышу мөмкинлеге тудыра, мәдәниятебезне баета. Без мондый концертларга йөрергә яратабыз. Тагын килегез, без тагын концертка килербез”, диделәр тәрҗемәче аша әңгәмәгә кергән тамашачылар.

Икенче концерт

Икенче көнне Өремчедә булу програмында каралган урыннарга сәяхәт, шәһәр үзәгендәге парк, музей белән танышу булды.

Төшке аштан соң концертка әзерлек эшләре башланды. Театрның баш режиссеры тәкъдиме белән концерт програмы берникадәр кыскартылды һәм театр артистларының “Умырзая” сәнгатькәрләре белән берлектә әзерләгән биюе өстәлде.

Икенче концерт та кичке сәгать тугызда башланды. Бу юлы да тамашачы зал тутырып килгән иде. Концертка татарлар да күбрәк килгән иде. Концерт тәмамлагач, аларның күбесе сәхнәгә менеп рәхмәтле булуын белдерде. Аннары бергәләп фотога төшелде, җырлап, биеп күңел ачу барды.

Концерттан соң “Умырзая”ны шәһәр үзәгендә урнашкан ресторанга кичке ашка алып киттеләр. Бу юлы мәҗлесне Өремче шәһәренең мәдәният бүлеге хезмәткәрләре оештырган иде.

Өстәл артында кабат чыгышлар башланды. Хуҗалар да, кунаклар да бер-берсенә рәхмәтле булуларын белдерделәр. Мондый очрашуларның ике як өчен дә файдалы булуына басым ясадылар, киләчәктә дә очрашулар дәвам итсен иде дигән теләк белдерделәр.

Өремче татарлары белән очрашу булмый калды

“Умырзая” ансамбле сәнгатъкәрләренең Өремче шәһәрендә яшәүче татарлар белән аерым очрашып, аралашып утырырга ниятләре бар иде. Кытайга сәяхәтне оештыра башлаганда ук оештыручылар Өремче татар мәдәниятен үстерү үзәге рәисе, Өремче университеты профессоры Абдулла Авваз белән бәйләнешкә кереп бу хакта сөйләшеп куйган иделәр. Абдулла әфәнде дә Өремче татарларының “Умырзая” белән очрашырга теләүләрен әйткән иде. Ансамбль җитәкчелеге, Өремчегә килгәч тә, Абдулла әфәнде белән очрашып, бу хакта сөйләште. Җирле татарлар белән очрашу вакыты да билгеләнде.

Без ансамбль өчен җаваплы, читкә җибәрә алмыйбыз

Кызганыч, ниятләгән очрашу булмый калды. Абдулла әфәнде: “Кытай җирендә “Умырзая” ансамблен кабул итүчеләр: “Без ансамбль өчен җаваплы, алар каядыр барсалар, һәм шул чакта берәр көтелмәгән хәл килеп чыкса, безнең ярдәмгә килә алмавыбыз ихтимал. Гафу итегез, ансамбльне җибәрә алмыйбыз”, дип, ризалык бирмәделәр”, дип аңлатты.

Өремче татарлары әйдәмәне Абдулла белән очрашу

Дөрес, Өремче татарлары белән очрашу булмаса да, аларның әйдәп баручылары Абдулла әфәнде Авваз белән очрашу булды. Абдулла әфәнде ялгызы гына “Умырзая” яшәгән кунакханәгә килде һәм озак кына аралашып утырды. Ул Кытайда, Өремче шәһәрендә яшәүче татарлар, аларның эшчәнлеге турында сөйләде. Өремчедә еш кына төрле мәдәни чаралар, Нәүрүз, Сабантуй кебек, милли бәйрәмнәр үткәрелүе турында да әйтте.

Аннары Абдулла әфәнде “Умырзая” ансамблен алдагы елда Өремчедә үтәчәк Сабантуй бәйрәмендә катнашырга чакырды. Кунакларны Кытайда каршы алуны үз өстенә алырга вәгъдә итте.

“Умырзая”ның Кытай сәфәре Омски шәһәр милли-мәдәни мохтарияте рәисе, эшмәкәр Тамир әфәнде Алимбаев ярдәме белән оештырылды. Ярдәм шуннан гыйбәрәт иде: Тамир әфәнде август аенда Омскиның шәһәр көне бәйрәмендә катнашырга килгән Өремче шәһәр хакимияте вәкилләре белән очрашты һәм алардан “Умырзая” ансамбле концертларын оештыруда ярдәм күрсәтүләрен сорады. Соңыннан, сәнгатькәрләрнең җаваплы ерак сәфәргә чыгуы раслангач, Омскидан Кытай чигенә кадәр булган бару һәм кайту юл чыгымнарын ул үз өстенә алды. Аннан тыш Тамир әфәнде Өремчедәге татар оешмалары белән дә бәйләнешкә керде, алар белән дә бу хакта сөйләшүләр алып барды.

Алдан килешүләр шулай ук Омски һәм Өремче шәһәр хакимиятләре арасында да барды: ике шәһәр арасында мәдәни бәйләнешләр урнаштыру турында эшлекле сөйләшүләр булды. Ике як та “Умырзая” ансамбленең Синҗан-Уйгыр автоном төбәкнең административ башкаласы булган Өремче шәһәренә баруын хупладылар. Өремче шәһәр хакимияте “Умырзая”ны Кытай чигеннән каршы алуны һәм озатып куюны, концерт кую өчен зал булдыруны, яшәү шартлары тудыруны, тукландыруны һәм күңел ачу кебек чараларны да үз өстенә алды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG