Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 07:04

1 ноябрь узган сайлау нәтиҗәсендә Эрдоган фиркасе парламентта күпчелеккә иреште. Яңа көчле партия Төркияне каты кул режимы белән идарә итәчәк дигән курку бар, ди Истанбулдагы сәясәт һәм тарих белгече Надир Дәүләт.

1 ноябрь якшәмбе көнне Төркиядә Милләт Мәҗлесенә (Татарстандагыча әйтсәк - Дәүләт Шурасына) сайлаулар узды. Депутат Төркиядә "милләт вәкиле" дип атала. Тәртип буенча, милләт вәкилләрен дүрт елга бер сайлыйлар, әмма төрле сәбәпләр аркасында Төркиядә парламент быел инде икенче тапкыр сайланды.

7 июнь, ягъни биш ай элек кенә Милләт Мәҗлесенә сайлаулар уздырылган иде. Шушы сайлаулар нәтиҗәсендә хакимияттәге Гаделлек һәм тәрәккыят (АК) партиясе 550 урынлы Милләт Мәҗлесендә 258 генә урын алды, тулы хакимияткә ирешү өчен кирәк булган 276 депутатлык урынны ала алмады. Шулай итеп, исламчы АК партия 13 еллык хакимиятен югалтты.

2014 елда партиянең җитәкчесе Рәҗәп Тайип Эрдоганны төрле юллар белән президент итеп сайлатканнар иде. Эрдоган “Мин сайландым, Русиядәге кебек тулы президент булырга телим”, дигән дәгъва күтәрде. Ә моңа ирешү өчен Конституциядә милләт вәкиленең яклау тавышы турында бер маддәнең үзгәрүе кирәк.

7 июнь сайлауларында сулга тайпылган Җөмһүрият халык партиясе (ҖХП) 132, радикал уңчы Милләтче хәрәкәт партиясе (MХП) 80 һәм көрдләрнең Халыкларның демократик партиясе (ХДП) 80 депутатлык урын оттылар. Хөкүмәт төзү өчен бер партиянең дә тавышы җитмәгәч, коалицион хөкүмәт төзү турында дәвам иткән сөйләшүләр көрчеккә терәлде.

Оппозиция Эрдоган чорында барлыкка килгән кода-кодагыйлык, дәүләт мөлкәтен талау, ришвәт, коррупция кебек башбаштаклыкны тикшерү таләбен куйгач, хөкүмәт төзелә алмады һәм вакытыннан алда сайлаулар игълан ителде.

Илдә өч кешенең берсе аена бер генә тапкыр ит ашый

Төркиянең тышкы һәм эчке җитди проблемнары бар. Сүриядән ике миллионнан артык качак Төркиягә сыенды. Аларны аш-су, торак, сәламәтлек һәм мәгариф белән тәмин итү күп акча таләп итә. Ил эчендә исә террор хәрәкәтләре тукталмый. Соңгы елларда 200ләп кеше һәлак булды. 10 октябрьдә башкала Анкарада ике террорчы бомба шартлатып, йөздән артык кеше үлде. Моның җаваплылыгын Сүриядәге "Ислам дәүләте" оешмасы үз өстенә алды. Икенче яктан, идән асты көрд партизан оешмасы ПКК белән бәрелешләр дә дәвам итә. ​

Эшсезләр саны арта бара. Рәсми статистикага күрә, йөз кешенең 33е аена бер мәртәбә генә ит, балык яки тавык ашый ала икән. Бу инде халыкның фәкыйрьлек дәрәҗәсен күрсәтә. Президент быел да үзенә 1150 бүлмәле бер сарай салдырды. Халкың ач булганда шундый купшылыкны оппозиция тәнкыйтьткә тота. АК партиясенә якын булган эшкуарлар дәүләт проектларының барысын үзләренә ала. Шундый байлар матбугат органнарын да кулга эләктерде. Илдә хөкүмәткә каршы язачак журналист яки газета калмады диәргә мөмкин. Әле бу атнада гына ике газета белән бер ТВ каналына дәүләт хуҗа булды. Кыскасы, Төркия белән Русия бер беренә охшый башлады.

Истанбул базарында (Фейсбуктан)

Истанбул базарында (Фейсбуктан)

Электән Русиядә номенклатура, хәзер түрәләр белән туганнары байларга әверелсә, Төркиядә дә президентның бала-чагалары, туганнары, АК партиягә тугры булганнар яңа байлар сафына керде. Шуңа карамастан, бу байлыкларның бер өлешен халык белән дә уртаклашкан өчен АК партия алган тавышлар кимесә дә, әле дә беренче партия булып кала бирә.

Хокуклар хисабына тотрыклылык

1 ноябрь Милләт Мәҗлесе сайлаулары нәтиҗәләренә карасак, халык биш ай буена дәвам иткән, сәясәтчеләренәң үзара килешү сәләтен күрсәтә алмауларыннан, эшләрнең начар китүеннән, кыскасы, илдәге тотрыксызлыктан арыды. Шулай итеп, күпчелек хакимиятне кабат АК партиягә бирде.

Сайлауларда 54 миллион сайлаучының 86-87% катнашты. Гаделлек һәм тәрәккыят партиясе 49.4% тавыш алды. Шулай итеп, 550 урынлы Милләт Мәҗлесендә алар 316 урын, ҖХП - 134, ХДП - 59 һәм МХП - 41 депутатка ия булдылар. Рәсми саннар бер атнадан билгеле булачак. Биш ай ечендә АК партия дүрт миллион өстәмә сайлаучыны үзенә җәлеп иткән булып чыкты. Хәтта Эрдоган да бу кадәр тавыш ала лмаган иде. Калган партияләрнең барысы да тавышларын югалтты. Премьер-министр Әхмәт Даутоглу үзенең яңа күпчелек хөкүмәтен төзи алачак.

Инде яңа көчле АК партия Төркияне каты кул режимы белән идарә итәчәк, дигән курку бар. Демократик хокукларның тагын да кысылу ихтималы зур. Аеруча президент Эрдоган хөкүмәт эшләренә тыкшынуын дәвам итәрме, шундый хокукы булмаса да, Путин кебек боерыклар биреп торырмы, дигән шик бар. Тотрыклылык өчен тавыш биргән халыкка кайбер хокуклардан ваз кичәргә туры киләчәк.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG